Михаил Гоголевның «Агент правды» исемле яңа китабын тәкъдир итү (18+)

25 декабрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә Михаил Гоголевның «Агент правды» исемле яңа китабын тәкъдир итү кичәсе узды.

Михаил Николаевичның талантына соклану һәм тирән ихтирам йөзеннән, чарага язучының дуслары һәм хезмәттәшләре, китапханә хезмәткәрләре һәм укучылары килде.

Язучы укучыларына яңа китабы һәм аның туу тарихы турында сөйләде. Китапка авторның ике повесте һәм 70 тән артык хикәясе кертелгән. «Мин дөреслекне яратам, минем героем да шундый», – ди ул «Агент правды» повесте турында. Язучы шулай ук әсәрнең сюжетына да кагылып узды. Автор үзенең яңа китабын залда булган һәр кешегә бүләк итте.

Китапханәбез дә бүләксез калмады. Михаил Гоголев китапханәгә үзенең берничә дистә китабын тапшырды. Хәзер укучыларыбыз яраткан язучыларының иҗаты белән тагын да тирәнрәк таныша алачак.

Кичә барышында кунаклар шагыйрьнең мәхәббәт лирикасы белән танышты. Михаил Николаевич үзенең шигырьләрен укыды һәм берничә җыр да башкарды. Шулай ук аның балаларга багышланган шигырьләренә язылган җырлар тыңланды. Кичә азагында укучылар авторга үзләрен кызыксындырган сорауларын яудырды.

Михаил Николаевич Гоголев – искиткеч күпкырлы, талантлы шагыйрь һәм прозаик. Әсәрләр иҗат итүдә аның бай тормыш тәҗрибәсенең өлеше бик зур. Авторның күп кенә сюжетлары аның үз тормышыннан яки дуслары язмышыннан алынган.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: