«Монда минем туган ягым, чишмә башым, юлым!» PR-проекты – китапханә мәктәп музейлары активистларына ярдәм йөзеннән (6+)

27 февраль көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә «Монда минем туган ягым, чишмә башым, юлым!» PR-проекты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

IMG-20200227-WA0011
IMG-20200227-WA0012
IMG-20200227-WA0028
IMG-20200227-WA0027
IMG-20200227-WA0014
IMG-20200227-WA0024
IMG-20200227-WA0015
IMG-20200227-WA0013

2020 елда шәһәр Үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге «Монда минем туган ягым, чишмә башым, юлым!» PR-проектын тормышка ашырды. Бу өченче ел уздырылучы «Туган ягым һәм мин, никадәр күбрәк уйласам, шулкадәр ныграк саклыйм» проектының бер өлеше. 2018 елда әлеге проект Татарстан һәм Яр Чаллы тарихына багышланган иде, 2019 елда исә Яр Чаллы шәһәренең мәдәнияте һәм сәнгате төп тема буларак яктыртылды. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, агымдагы елда проектны нәкъ менә шул истәлекле датага багышларга карар кылынды. Чара 15 нче Балалар иҗат йорты һәм «Түбән Кама» туган якны өйрәнү җәмгыяте ярдәме белән уздырылды.

Проект декабрь азагыннан 27 февральгә кадәр дәвам итте. Челтәр уены 5 этаптан торды. Һәр команда сораулар кабул итеп алды һәм аларга җавапларны электрон адрес буенча җибәрде. Командалар «Здесь край мой, исток мой, дорога моя!» https://vk.com/club158109134 төркемендә аралаша алды.

Беренче этап – үз командаларын видео ярдәмендә тәкъдим итү. Анда катнашучылар үзләрен, шигарьләрен тәкъдим итәргә һәм «Мин ни өчен Татарстанны яратам?» соравына җавап бирергә тиеш булды.

Киләсе өч этапта командалар китаплар белән эшләде. Алар тәкъдим ителгән биремнәргә җаваплар эзләде. Әлеге биремнәрдә ТАССР оешу тарихы, XX гасырда ТАССРда мәдәният һәм фән, XX гасыр Чаллысының тарихы темалары күтәрелде.

Соңгы этапта командалар, шәһәр китапханәләренә барып, Совет чоры агитация плакатлары рухында аның эшчәнлегенә реклама ясаучы плакат әзерләргә тиеш булды.

Һәр этапның мәҗбүри бер шарты – китапханәдә үз эшеңне фотога төшереп алырга, шулай ук мәгълүмат чыганагын күрсәтергә. Сораулар җавапларны китаптан гына табарлык итеп төзелгән иде. Бу укучыларга интернетның иң яхшы мәгълүмат чыганагы түгеллегенә инанырга мәҗбүр итте.

Шулай итеп, челтәр уенында шәһәрнең 42 мәктәп музееннан 300ләп активист, аларның әти-әниләре, мәктәп музее җитәкчеләре һәм тарих укытучылары катнашты. 2020 елда проект барышында Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәләрендә барлыгы 300дән артык кеше булды.

Төрле номинацияләрдә җиңүче дипломнары белән 26 нчы гимназия, 21, 32, 48, 1, 13, 19 нчы урта мәктәпләр, 78 нче пролицей һ.б. бүләкләнде. 10 нчы урта мәктәп командасы Гран Прига ия булып, абсолют җиңүче дип танылды. Челтәр уены җиңүчеләре һәм катнашучылары бүләкләр алды. «Чишмә» Халыклар дуслыгы йортының «Җәүһәр» ансамбле чыгышы чарага тагын да ямь өстәде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: