«Балалар. Юл. Куркынычсызлык» танып белү уены (6+)

9 февраль көнне 15 нче санлы китапханә кече мәктәп яшендәге балалар өчен каникул көннәрендә «Балалар. Юл. Куркынычсызлык» танып белү уены уздырды. 

IMG_20210209_073411
IMG_20210209_070641

Балаларны Сергей Михалков әсәре әдәби герое, полиция киемендәге Степа абыйлары каршы алды.  Ул укучыларга юл билгеләре турында табышмаклар тәкъдим итте, юл йөрү кагыйдәләре буенча китаплар белән таныштырды. Ә барлык кагыйдәләрне искә төшерергә балаларга «Юл йөрү кагыйдәләрен беләм» викторинасы ярдәм итте. «Мин – булачак машина йөртүче!» хәрәкәтчән уены укучылар күңеленә аеруча хуш килде. Шулай ук балалар «Светофор», «Ярый-ярамый» танып белү уеннарында катнашты, алар үзләрен яшь инспекторлар итеп хис итте. «Әкияттәге транспорт» бәйгесе укучыларга укылган әсәрләрне искә төшерергә генә түгел, ә төрле транспорт чаралары турында белемнәрен ныгытырга да ярдәм итте. 
Чара барышында балалар бик теләп «Шук гаилә. Юл йөрү кагыйдәләре», «Смешариклар. Куркынычсызлык әлифбасы» мультфильмнарын карады һәм «Светофор» җырын тыңлады. 
Юл йөрү кагыйдәләрен кабатлап, балалар бу кагыйдәләрне белү бар кешегә дә мөһим һәм аларны үтәү сәламәтлекне һәм гомерне саклап калырга ярдәм итә дигән нәтиҗәгә килде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: