«Бөек батырлык битләре буйлап» һөнәри бәйге җиңүчеләрен котлыйбыз! (18+)

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Бөек батырлык битләре буйлап» исемле иң яхшы массакүләм чара сценариясенә һөнәри бәйгегә йомгак ясалды.
Бәйгегә рус һәм татар телләрендә башкарылган барлыгы 24 эш кабул ителде. Бәйгегә тәкъдим ителгән материаллар Бөек Ватан сугышы турындагы хәзерге заман нәфис китаплары нигезендә эшләнгән. Китапханә белгечләре бәйге эшләрен әзерләүгә иҗади якын килгән. Барлык эшләр дә матур, кызыклы һәм бай эчтәлекле. 
Бәйге нәтиҗәләре буенча иң яхшы эшләрдән электрон җыентык басылып чыгачак. 

Бәйгенең нигезләмәсе

Жюри бәйге җиңүчеләрен түбәндәгечә билгеләде:

Номинацияләр    Катнашучылар Урын Структур тармак 
«Балалар китапханәләре белгечләре арасында иң яхшы чара сценариесе» Каюмова Л.Б. I Үзәк балалар китапханәсе
Гыйззәтуллина Ф. Я. II 17 нче санлы китапханә
Степанова О.Н. III 16 нчы санлы китапханә
«Җәмәгать китапханәләре белгечләре арасында иң яхшы чара сценариесе» Романова С.А. I 5 нче санлы китапханә 
Исрафилова Н.Н. II 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге
Заболотная С.Л. III 15 нче санлы китапханә 
«Татар телендәге иң яхшы чара сценариесе» Мирзаянова Р.Р.   Шәһәр Үзәк китапханәсенең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге
Сәмигуллина Ф.В. 23 нче санлы китапханә
Махсус номинация «Сугыш. Җиңү. Хәтер» Блинова Г.Ф.   Шәһәр Үзәк китапханәсенең Комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге
Останина Л.Н. 15 нче санлы китапханә 
Пашаева Л.Н. 13 нче санлы китапханә 

 Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез!

«По страницам великого мужества»: сборник лучших сценариев профессионального конкурса к 75-летию Победы в Великой Отечественной войне/ Муниципальное бюджетное учреждение «Централизованная библиотечная система», отдел методической и инновационной работы; сост. В.А. Бадретдинова, Г.М. Фахруллина. – Набережные Челны, 2020. – 100 с.

Поделиться: