«Матур күңел омтылышлары» шигъри сәгате (16+)
17 март көнне шәһәр Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Л.Б. Васильев исемендәге Кама автомеханика техникумы укучылары өчен танылган лирик шагыйрь Николай Рубцовның 85 еллыгына багышланган «Матур күңел омтылышлары» дигән шигъри сәгать уздырды. Чара барышында укучылар фаҗигале үлеме бүген дә драматизм һәм каршылыклар белән тулы ХХ гасырның иң күренекле шагыйрьләренең берсе булган Николай Рубцовның тормыш һәм иҗат юлы турында кызыклы мәгълүмат алды. Балалар зур кызыксыну белән шагыйрьнең шигырьләрен тыңлады. Аның тавышын ишетә һәм Николай Рубцовның гаилә архивыннан фотоларны күрә алдылар, «Подорожники», «Звезда полей» һ.б. шигъри җыентыклары белән таныштылар. «Тихая моя Родина», «Букет», «В горнице моей светло» матур видеоклиплары катнашучыларны куандырды һәм кичәне тагын да бизәде. |