Фронтовик шагыйрьләр – ел юбилярлары

Хөрмәтле укучылар!

Сезнең игътибарга фронтовик язучылар иҗатына багышланган «Без яшьли киттек фронтка» виртуаль күргәзмәсен тәкъдим итәбез. Алар, үсмер малайлар, үз теләкләре белән сугышка китәргә язылганда, сугыш турында китап язармын, бу китаплар миллионлаган данә белән басылып чыгар, соңрак күркәм фильмнар – әлеге китапларның экранлашкан вариантары туар дип башларына да китереп карамагандыр. 

Чаллы шәһәре Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы фондларыннан алынган һәм күргәзмәдә тәкъдим ителгән тугыз нәфис әсәр – бу сугышны үз башларыннан кичкән фронтовик язучылар иҗат иткән повестьлар, романнар. Аларның иҗаты – сугыш турында кырыс дөреслек. Әлеге китапларны уку җиңел түгел, күбесенең Ватан һәм дөнья әдәбиятының Алтын фондына кертелүе һәм дәүләт премияләре, бүләкләренә ия булуы юкка гына булмагандыр. Шуның өстенә бу авторлар – 2020 ел юбилярлары. 

Виртуаль күргәзмәдә Ф.А. Абрамовның «Братья и сестры», И.Ф. Стаднюкның «Война», М.А. Шолоховның «Они сражались за Родину», Ю.П. Германның «Дорогой мой человек», К.М. Симоновның «Живые и мертвые»  һ.б. әсәрләре мотивлары буенча барлыкка килгән кинофильмнардан өзекләр ярдәмендә сугыш мизгелләре җанлана.

Тере тарихка кагылыгыз, сезгә моның өчен җиңел һәм кызыклы мөмкинлек тудырылды!

Поделиться: