ХХ гасырның беренче рус юморчы хатын-кызы

Рус язучысы, шагыйрә, тәрҗемәче, мемуарчы Надежда Александровна Лохвицкая 1872 елның 26 апрелендә Санкт-Петербургта адвокат гаиләсендә туа. Аның әнисе әдәбият белән мавыгучы, бик укымышлы кеше була. Надя хатын-кызлар гимназиясендә укый һәм 13 яшендә үз гимназиясе хөрмәтенә ода яза. А. Пушкин, Л. Толстой, Н. Гоголь, Ф. Достоевский һ.б.лар иҗаты белән мавыга. «Мне снился сон, безумный и прекрасный…» дигән беренче шигыре 1901 елның сентябрендә атна саен чыгучы «Север»да басылып чыга. Шунысы кызыклы, Лохвицкийлар гаиләсендә барысы да сәләтле булган: апасы Мирра шигырьләр язган, ә Елена һәм Варвара пьесалар язган.
Соңрак Надя Тэффи тәхәллүсе ала. Ул яхшы юмор хисле хатын-кыз һәм нечкә акыл иясе була. I бөтендөнья сугышы вакытында Тэффи шәфкать туташы булып эшли, күп тапкырлар фронтка чыгып, солдатларга беренче ярдәм күрсәтә. 1915 елда сугышта күргәннәре тәэсирендә иң җитди әсәрләренең берсе булып саналучы «Ваня Щеголёк» хикәясен яза. Язучы М. Осоргин Тэффины «заманының иң акыллы һәм күрә белүче язучыларының берсе» дип саный.
Ире В. Бучинский белән Могилёв янында яшиләр, аларның гаиләсендә кызлары Валерия, Елена һәм уллары Янек туа. Әмма вакытлар узу белән гаилә таркала, һәм ул Санкт-Петербургка күченеп килә.

1910 елда беренче «Семь огней» шигырьләр китабы һәм «Юмористические рассказы» җыентыгы басылып чыга. Аның әсәрләрен император Николай II укый торган була. Ул популяр була, аның хөрмәтенә «Тэффи» конфетлары, «Тэффи» ислемае чыгарыла. Зәвыклы итеп киенә белә, шуның өстенә үзенең чын яшен яшерә торган була. Хикәяләр, фельетоннар, пародияләр, эпиграммаларын «Сатирикон», «Новый Сатирикон» журналларында бастыра, аларның даими хезмәткәренә әйләнә. Ул вакытта аны Франциянең рус телле газета һәм журналлары бастырып чыгара. Октябрь революциясеннән соң, илдәге кискен үзгәрешләр белән килешә алмыйча, 1919 елда Надежда Александровна Төркиягә китә. Париж һәм Берлинда эшен дәвам итә, Парижда әдәби салон оештыра. П. Тикстонга кияүгә чыга. Вакытлар узу белән  бары тик юмор һәм сатира гына язудан туктап, фәлсәфи новеллалар, меланхолик хикәяләр дә бастырып чыгара башлый. 1930 нчы елларда үзе очрашкан Г. Распутин, В. Ленин, А. Керенский, И. Репин, А. Куприн һ.б. турында очерклар яза. Үз гомерендә 30 дан артык җыентык бастырып чыгара, берничә пьесаны тәрҗемә итә. Туган илен сагыну хисе Тэффины калдырмый. Ул: «Большевист үлеменнән куркып – һәм монда булудан үлдек. Уебызыда бары андагы хәлләр генә. Аннан килүче хәбәрләр белән генә кызыксынабыз», – дип аңлата. II Бөтендөнья сугышы вакытында авыру сәбәпле Парижда кала, әмма, ачлык һәм ярлылыкка карамастан, коллаборацион басмалар белән хезмәттәшлек итми. Вакыт-вакыт тамашачы алдында үзенең әсәрләрен укый торган була. 1952 елның 6 октябрендә 80 яшендә года в Парижда вафат була. Сент-Женевьев-де-Буа рус зиратында җирләнгән. Илебез укучылары Тэффи шигырьләрен бүгенге көндә дә яратып укый. 

З.Нигъмәтуллина. 

Поделиться: