Шәһәр Үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге «ЧИКСЕЗ СӘНГАТЬ» ART-TRAVEL проектын башлап җибәрде (12+)

Төрле илләргә һәм континентларга бару мөмкинлеге тугач, тарихи һәм мәдәни процессларда ориентлашу, дөнья турында яхшы белемнәр булу, телләр белү мөһимлеге барлыкка килә. 
Проектлы чаралар яшүсмерләргә дөньяны иҗади танып белергә генә түгел, ә абстракт һәм аналитик фикерләүне үстерергә ярдәм итәчәк, музыка тыңларга һәм картиналар белән сокланырга өйрәтәчәк.  Дөньяви мәдәниятнең бар булган байлыгыннан берничә ил һәм халыкларның мәдәни мирасы сайлап алынган.  

Проектны «Франция. Прованс назлылыгы» дигән виртуаль уик-энд башлап җибәрде. Чарада балалар Франциянең Прованс регионы мәдәнияте һәм сәнгате белән танышты.  

IMG-20210311-WA0005
IMG-20210311-WA0004
IMG-20210311-WA0002

Прованс табигате күренешләре Сезанн, Ван Гог, Пикассо, Матисс, Кокто һәм Гогеннарны илһамландырган. Альфонс Доде үзенең танылган «Тартарена из Тараскона»сын шушында язган. Сен-Реми-де-Прованс шәһәрендә Нострадамус яшәгән, Монпелье университетында Рабле укыган, ә Лурмаренда Альбер Камю җирләнгән. Прованста Мопассан һәм Флобер, Хемингуэй һәм Фицджеральд илһам җыйган.
Укучылар Франциянең иң матур, безнең көннәргә кадәр урта гасырлар мирасын саклап калган чаңнар һәм чиркәүләр каласы Авиньон турында мәгълүмат алды.

 «ЧИКСЕЗ СӘНГАТЬ» ART – TRAVEL проекты- 
китапханә белән иң файдалы сәяхәтләрнең берсе.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: