«Китап белән бергә җәйгә керик» онлайн-программасы (0+)

Халыкара Балаларны яклау көнен Үзәк балалар китапханәсе онлайн-режимда үткәрде. Барлык балалар һәм аларның ата-аналары өчен китапханәнең VК төркемендә «Китап белән бергә җәйгә керик» онлайн-программасы әзерләнде. 

Шәһәр китапханәләр системасының балалар белән эш буенча директор урынбасары Каюмова Регина сәламләү чыгышында барысын да елның иң матур вакыты – җәйнең беренче көне һәм Балаларны яклау көне белән котлады, әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләде һәм Чаллының балалар китапханәләре буенча «Китапханәгә ишек ачабыз» дигән виртуаль экскурсиягә чакырды.

Онлайн программада катнашучылар виртуаль уеннар уйнады, «Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен әкияти сораулар» уен-викторинасы сорапуларына җавап бирде, «Балалар өчен күңелле зарядка» онлайн-физкульминутында катнашты һәм укырга тәкъдим ителгән кызыклы китаплар белән танышты. Хыялланырга һәм куллар белән могҗиза тудырырга яратучылар өчен «Файдалы ябалак» мастер-классы күрсәтелде.

Бу көнне Үзәк балалар китапханәсе тарафыннан 4-11 яшьлек балалар арасында үткәрелүче  «Бәхетле балачак» иҗади бәйгесе старт алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: