Время проведения: 20.04.2020
Бөек Ватан сугышында (1941-1945 гг.) Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә 2020 елның 20 апреленнән «Үлемсез полк» онлайн акциясе старт алды. Акциядә катнашу өчен, Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабайлар турында видео, фото, текст әзерләргә һәм социаль челтәрләрдә урнаштырырга кирәк. Акция өчен төп мәйданчык буларак «ВКонтакте» социаль челтәре сайланган. Язманы урнаштырганда түбәндәге хэштегларны кую МӘҖБҮРИ: #бессмертныйполконлайн #бессмертныйполктатарстан#республиканскаядетскаябиблиотекаказань һәм шулай ук #библиотекиЧелнов хэштегын кую безнең өчен мөһим. Сезнең эшләр репост ясау ысулы белән Татарстанның Республика балалар китапханәсенең социаль челтәрләрдәге битләренә җибәреләчәк: ВКонтакте төркемендә: https://vk.com/rdbrt81 Инстаграм: instagram.com/rdb_rt Гаилә клубы (инстаграм): instagram.com/family.hours.rdb Ютуб-канал: https://www.youtube.com/channel/UCxdLFCBlrPuu8wgf2BMKaIg/featured Тик ток: https://vm.tiktok.com/nvNaT8/ Барлык фото һәм видеоматериаллар тупланып, ТР Казан шәһәренең Бөек Ватан сугышы виртуаль музеена тапшырылачак. Шулай ук барлык җыелган материаллар Татарстанның медиафасад һәм мәгълүмати экраннарында трансляцияләнәчәк. Элемтә өчен: http://rdb.tatar/ru/o-nas/kontakty Акциягә кушылыйк, Җиңүне искә алыйк. «Беркем дә онытылмады – берни дә онытылмады» #бессмертныйполконлайн #бессмертныйполктатарстан #республиканскаядетскаябиблиотекаказань |