«Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз!» китапханә квилты (12+)
15-22 октябрьдә 14 нче санлы китапханәдә «Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз!» дигән китапханә квилты үтте. Укучылар китапханә квилтының билгеле бер тема буенча мәгълүмат кисәкләреннән төзелгән мәгълүмати плакат икәне турында белде. Аларга «Сез үзегезнең сәламәтлегегезне ничек кайгыртасыз, сәламәтлек сезнең тормышта нинди урын алып тора?» һ.б. сорауларга җавап бирергә тәкъдим ителде. Әлеге сорауларга җавапларын балалар һәм өлкәннәр төрле төстәге стикерларга язып, аны мәгълүмат тактасына беркетте. Шул рәвешле, «материал» кисәкләреннән ясалган бизәк барлыкка килде. Һәр катнашучы сәламәт яшәү рәвешенең төп өлешләре турында үз фикерен әйтте, кайберләре файдалы киңәшләре белән уртаклашты. Спорт белән шөгыльләнү, зарарлы гадәтләрдән баш тарту, дөрес туклану теләген белдерде. Менә укучылар әйткән кайбер фикерләр:
|