«ҮКС» МБУ «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә җиңү яулады (18+)

М. Җәлил исемендәге шәһәр Үзәк китапханәсе коллективы «Җәлил укулары» IV Халыкара әдәби шигырь укучылар бәйгесенең «М.Җәлилгә багышланган музей-экспозиция» номинациясендә җиңү (3 нче урын) яулады.

Бәйгедә катнашучылар – балалар белән эш буенча директор урынбасары Р.Н.Каюмова, әдәбият тарихы музее мөдире Р.Г.Хәмидуллина, әйдәп баручы китапханәче А.Я.Янмурзиналарны җиңүләре белән тәбриклибез һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Шулай ук «М.Җәлил рус телендә» (31 һәм аннан өлкәнрәк яшь төркемендә) шагыйрьнең шигырьләрен укуда 2 нче урын алган китапханәнең актив укучысы Л.В. Ваганованы котлыйбыз һәм катнашучыны бәйгегә әзерләүдә ярдәм иткән өчен Үзәк китапханәнең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Г.Ф.Блиновага рәхмәт белдерәбез.

Җиңүчеләр үзләренең осталыкларын Казанда агымдагы елның 16 февралендә узачак гала-концертта күрсәтә алачак. 

«Җәлил укулары» IV Халыкара әдәби шигырь укучылар бәйгесе беркетмәсе 

Бәйгене оештыручылар:
«Бөтендөнья татар конгрессы» төбәкара иҗтимагый оешмасы;
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы;
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы;
«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм мәгълүмат коммуникацияләре агентлыгы» ТР ДБУ;
«Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе АҖе;
«Татарстан Республикасы Милли китапханәсе» ТР ДБУ;
Общественная организация «Татарстан Язучылар берлеге» иҗтимагый оешмасы;
«Татарстан Республикасы Милли музее» ТР ДБУ.

Поделиться: