«Халык осталарында кунакта: славян саклагыч курчаклары» онлайн мастер-классы (6+)

Бесплатно

16 ноябрь көнне 16 нчы санлы китапханә кече яшьтәге балалар өчен «Халык осталарында кунакта: славян саклагыч курчаклары» онлайн мастер-классы уздырды. 
Рус курчагы Россиянең иң серле символларыннан санала. Ул гади балалар уенчыгы гына түгел, ә борынгы йолаларның аерылгысыз бер атрибуты. Элекке заманнардан ук осталар тарафыннан Рус иленең барлык мәдәни гореф-гадәтләре һәм йолаларын үзенә җыйган шундый курчакларны ясау сәнгате үзләштерелә.

Кул астындагы материаллардан үз куллары белән эшләнгән курчаклар тылсымлы үзлекләргә ия дип саналган. Безнең ата-бабаларыбыз ышануынча, курчаклар кара көчләрне куарга һәм йортка бәхет алып килергә сәләтле. Әлеге мастер-класста балалар Россиядә саклагыч курчакларның килеп чыгу тарихы турында белде, курчакларның төрләре һәм аларның аерым бер билгеләнеше белән танышты. Китапханәче үз үрнәгендә кайчыларсыз гына курчак ясарга өйрәтте. Ул саклагыч курчакларның йөзләре булмау, курчакларны теккәндә кызыл җеп куллану һ.б. сәбәбен аңлатты, шулай ук Борынгы Русия көнкүреше өчен саклагыч курчакларның ни өчен аеруча әһәмиятле талисманнар булып саналуы турында мәгълүмат бирде.

 

 

Поделиться: