Язучы А.Н.Рыбаков иҗатына багышланган әдәби кичә (18+)

29 гыйнвар көнне 15 нче санлы китапханә «Чишмә» аралашу клубында язучы А.Н.Рыбаков иҗаты буенча әдәби кичә үткәрде. 

IMG_20210129_123335
IMG_20210129_124114
IMG_20210129_120214

Чарага килүчеләр язучының тормышыннан кызыклы фактлар белән танышты: Анатолий Наумович үзен мәскәүле дип санаган, чөнки башкалада ул 1919 елдан бирле яшәгән һәм балачагын Арбатта 51 нче йортта үткәргән; сөргенлектән соң кабат кулга алынудан аның бер урында озак тормавы һәм анкета тутырмыйча гына эшләү урыннарында хезмәт куюы коткара; Нью-Йорк шәһәрендә йөрәгенә операция ясатуга ул укучылары аркасында гына ризалаша һ.б. 
«Анатолий Рыбаков. Прах и пепел» документаль фильмыннан өзек укучыларга язучының балачагы турында тулырак мәгълүмат бирде. Авторның әсәрләрен искә алып, клублылар «Кортик», «Бронзовая птица», «Дети Арбата», «Прах и пепел» кебек кайберләренең иҗат ителү тарихын белде. 
Әдәби кичә Рыбаковның «Тропами героев Анатолия Рыбакова» фильмы буенча видеовикторина белән тәмамланды. Анда автор китаплары буенча төшерелгән «Неизвестный солдат», «Эти невинные забавы» («Каникулы Кроша» китабы буенча), «Кортик», «Дети Арбата» һ.б. фильмнарыннан өзекләр тәкъдим ителде. Кичә катнашучыларга үз балачаклары һәм яшьлекләренә кире кайтырга мөмкинлек бирде. Алар яхшы кәеф туплап һәм язучының «Анатолий Рыбаков. Арбат кәефе» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китапларын укырга алып кайтып китте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: