«Туган телнең матурлыгын һәм Тукай мирасын саклыйк!» әдәби марафоны (0+)

«ҮКС» МБУ китапханәләре татар әдәбияты тарихына милли шигърияткә нигез салучы, бөек халык шагыйре буларак кереп калган татар шагыйре Габдулла Тукай истәлегенә багышланган Республика чараларына кушылды. Тукай исеме татар халкының рухи үсешендә, гомумән алганда, аның әдәбиятында, сәнгатендә һәм мәдәнияте үсешендә үзе бер чорны аңлата. Шагыйрь халык хәтерендә мәңге яшәячәк. 
Укучыларны бөек шагыйрь иҗаты белән таныштыру максатларында, «ҮКС» МБУ китапханәләре тарафыннан 2021 елның 20 апреленнән 27 апреленә кадәр «Туган телнең матурлыгын һәм Тукай мирасын саклыйк!» әдәби марафоны  уздыру планлаштырылган.
Марафон кысаларында күргәзмә-экспозицияләр, «Тукай минем йөрәгемдә», «Туган телем – шагыйрьләр теле» шигырь укучылар бәйгеләре, әдәби кичәләр, Zoom платформасында Тукай әсәрләрен уку чемпионаты, «Тукайга багышлана» исемле шигъри нон-стоп (ачык эфир) һәм башка чаралар оештырылачак. Бөек Тукайның туган көнендә шәһәр үзәк китапханәсе алдындагы мәйданда  «Тукай шигырьләре телемдә» шигъри марафоны үтәчәк, анда теләге булган һәр кеше шагыйрьнең яраткан шигырьләрен укый алачак. 

Китапханәнең сайтында  «Тукай дөньясы» бите бар, ул төп слайдер түбәндәге бүлекләр белән урнаштырылды:

Шәһәр тормышында Тукай исеме (Тукай урамы; Тукай һәйкәле; Тукай районы)
Тукай премиясе (О Государственной премии РТ им. Г.Тукая; Лауреаты Государственной премии им. Г. Тукая)
Мир Тукая приглашает… (Книжные выставки; Видеоматериалы, презентации)
Стихи – мгновения (Раздумья о поэте; Тукай на разных языках)
Полезные ссылки (Тукай в СМИ города; Изучая творчество поэта) 
Воспоминания о Тукае
Песни на стихи Тукая

ПЛАН МЕРОПРИЯТИЙ

Поделиться: