А.П.Чехов иҗаты буенча әдәби бәхәс (12+)

29 гыйнвар көнне 16 нчы санлы китапханәдә өлкән сыйныф укучылары өчен бөек язучы, драматург Антон Павлович Чеховның тууына 160 ел булуга багышланган «Уй һәм акыл» чоры рәссамы» дип исемләнгән әдәби бәхәс узды.

фото
фото 1
фото 2

Укучылар язучының тормыш юлы битләре һәм аның тормышы, иҗаты белән бәйле урыннар буйлап виртуаль сәяхәт итте, А.П.Чеховның биографиясеннән кызыклы фактларны, аның хәйриячелек эшчәнлеге турында белде. Электрон презентация слайдлары буйлап сәяхәт итеп, балалар А.П.Чеховның музей-йортын, булачак язучы белем алган гимназияне күрде, балачак һәм гимназиядә укыган еллары турында күп кенә кызыклы мәгълүматларны белде, Чеховлар гаиләсенең иске фотоларын карады, Таганрог, Ялта, Сахалин шәһәрләрендә Чехов белән бәйле урыннар буенча кызыклы экскурсиядә булды. Язучының әдәби эшчәнлегенә аеруча зур игътибар бирелде, аның биш дистәдән артык тәхәллүсе булуы һәм әсәрләренең дөнья театрлары сәхнәләрендә уңышлы куелуы турындагы мәгълүмат укучылар өчен кызыклы булды. 

Чара барышында балалар «Ванька», «Каштанка», «Мальчики», «Злоумышленник» кебек танылган хикәяләрнең эчтәлеге буенча фикер алышуда да бик актив катнашты. Яшь китап сөючеләр «Сез Чеховны беләсезме?» викторинасы сорауларына бик теләп җавап бирде һәм үз фикерләре белән уртаклашты. Ә чарага әзерләнгән китап күргәзмәсе яраткан язучының китаплары дөньясына кереп чумарга мөмкинлек бирде. Анда китапханә фондындагы китаплар һәм журнал мәкаләләре тәкъдим ителде.

Чара азагында китапханәче укучыларны китапханәгә ешрак килергә чакырды һәм, яраткан язучыларының китапларын алып укып, үзләре өчен кыска хикәя остасының матур, яхшы күңелле, ихлас һәм бай дөньясын янәдән ачарга тәкъдим итте!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: