«Кем Сез, табиб Чехов?» Әдәби ачышлар сәгате  (12+)

29 гыйнвар көнне 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын «Кем Сез, табиб Чехов?» дигән әдәби ачышлар сәгатендә катнашырга чакырды. Чара язучының туган көне уңаеннан оештырылган «Чеховны бергә укыйбыз» Бөтенроссия челтәр акциясендә катнашу кысаларында үткәрелде. Әлеге акцияне Таганрог шәһәренең А.П.Чехов исемендәге Үзәк җәмәгать китапханәсе оештыра. 

10ф. Знакомимся с А. Чеховым
10ф. «Кто Вы, доктор Чехов»
10ф. Книжная выставка
10ф. Акция Читаем Чехова вместе

«Кешедә барысы да матур булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, күңеле дә, уйлары да». Чеховның бу даһи сүзләре бөек прозаикның бөтен тормышы һәм иҗатына эпиграф булып яңгырый алыр иде.

Китапханә хезмәткәрләре укучыларга А.П.Чехов гаиләсенең тормышы, көнкүреше һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде. Балалар бөек язучының яшәү рәвеше һәм иҗат итү шартлары, аны әйләндереп алган даирә, иҗат итәргә каян көч табуы турында бик күп кызыклы һәм яңа мәгълүматлар алды. 

Акциядә катнашучылар язучы тормышындагы кызыклы фактлар белән танышып кына калмады, ә аның  «Жалобная книга» һәм «Лошадиная фамилия» кебек хикәяләрен дә тыңлады.

Чара азагында укучылар «Прощайте, доктор Чехов» фильмыннан өзек карады һәм китапханә фондында булган китап һәм басма мәгълүмат белән танышты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: