«Сувенир-бренд» Чаллы шәһәренә нигез салынуның 400 еллыгына багышланган бәйге

  Чаллы шәһәренең Башкарма комитеты шәһәргә нигез салынуның 400 еллыгына багышланган юбилей символикасы белән иң яхшы сувенир продукциясе үрнәгенә ачык шәһәр бәйгесе игълан итте. 
Катнашу өчен профессиональ осталар, шулай ук халык кул осталары, сувенирлар эшләп чыгаручы оешмалар чакырыла. Катнашучылар бер яки берничә эшләнмә тәкъдим итә ала, әмма зурлыгы буенча алар 50 сантиметрдан артмаска тиеш. 
Бәйге берничә категориядә үткәрелә: гастрономия, уенчык, полиграфия, текстиль һәм шәһәрнең күренекле урынын чагылдыручы сувенир.

 

 

Бәйге ике этапта узачак:
1 нче этап: 2024 елның 5 сентябреннән 31 декабренә кадәр.

2 нче этап: 2025елның 1 гыйнварыннан 3 февраленә кадәр.

Җиңүчеләрне продукцияне чыгаруга килешү төзү көтә, ә призерлар бүләкләр алачак. 
Бәйгене уздыру турында тулырак Нигезләмәдә.

Поделиться: