«Глобаль челтәр белгечләре» Интеллектуаль уен (6+)

13 февраль көнне 23 нче санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен, Куркынычсыз Рунет атналыгы кысаларында, «Глобаль челтәр белгечләре» дигән интеллектуаль уен узды.

23ф. Интеллектуальная игра Знатоки глобальной сети………….
23ф. Интеллектуальная игра Знатоки глобальной сети..
23ф. Интеллектуальная игра Знатоки глобальной сети……………..
23ф. Интеллектуальная игра Знатоки глобальной сети……..
23ф. Интеллектуальная игра Знатоки глобальной сети……………
23ф. Интеллектуальная игра Знатоки глобальной сети

Уен алты турдан торды. «РУ» һәм «НЕТ» командалары «Ру һәм Нет ярдәмгә ашыга» шигаре астында ярышты. Балалар «блиц-турнир» сорауларына җавап бирде, компьютер сленгларына төшенде, сайтларның исемнәрен «файдалы сайтлар» һәм «чүп» төркемнәренә аерды, интернет-бәйлелеккә каршы көрәш кагыйдәләре уйлап тапты, рус халык әкиятләрен кулланып, Интернетта үз-үзеңне дөрес тотуның төп кагыйдәләрен формалаштырды. «Риза – риза түгел», «Расшифровка» уеннарында исә балалар дөрес карашларны сайлап алды, «SPAM» хатларны ачыклады.

Чара барышында укучылар интернет турында бик күп кызыклы мәгълүматларны белде: интернетка ничә яшь, интернет үсеше өстендә эшләүче оешма бармы, яңалыклар сайты якынча күпме мәгълүматны үз эченә сыйдыра ала, интернетны тулысынча сүндереп кабызырга мөмкинме һәм интернет иң югары дәрәҗәдә таралган урын планетаның кай төшендә кебек сорауларга җавап табылды. «Әдәби пауза» вакытында яшь белгечләр бергәләп «Интернет киңлекләрендә адашкан патша турында» әкиятне укыды һәм интернетның тискәре яклары буенча фикер алышты, интернет-бәйлелек статистикасы белән танышты.

Чара азагында җиңүче команда ачыкланды һәм укучылар: интернетны максатлы һәм аңлы рәвештә кулланырга кирәк, шул вакытта ул безнең өчен дус булачак, дигән нәтиҗә ясадылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: