Китап киштәсендәге N шәһәрчеге (0+)

Бесплатно

Шәһәр үзәк китапханәсенең китап киштәләрендәге N шәһәрчегендә тормыш гөрли. Аның үз тормышлары, һөнәрләре, характерлары һәм әдәби өстенлекләре булган яшәүчеләре дә бар. Алар барысы да  дус-тату һәм монда мэр Иван Ивановичның һәм, әлбәттә, полицейский Петиның өлеше зур. Геройлар арасында яхшылык һәм мәрхәмәтлелек хакимлек итә. 
Эмми хайваннар өчен приютта эшли, ул дүрт аяклы дусларны яратуы белән шәфкатьлелек үрнәге булып тора. Ә баш китапханәче Маргарита Дмитриевна яшәүчеләрнең кызыксынуларын кайгырта, ул җитди һәм үз укучыларын бик ярата. Табиб Неболейкин сәламәтлек өчен җавап бирә һәм һәрнәрсәнең нигезендә уңай кәеф ята дип саный. 

Әлеге геройлар әкият ярата, һәм феялар – китапханәчеләр шәһәрчек һәм аның урамнары фонында әкият укыйлар. 

Июль аенда укучылар N шәһәрдәшләре белән булган яңа вакыйгалар һәм Николай Сладков һәм Виталий Бианканың кызыклы әсәрләре белән таныша алалар. 
Теләге булган һәркем әсәрләрне тыңлап кына калмыйча, аларның матур иллюстрацияләренә дә соклана алачак. Видеоны Балалар һәм яшүсмерләр бүлеге төркемнәрендә, ВКонтакте һәм Instagram социаль челтәрләрендә карарга мөмкин булачак. Бу һәркемгә балачакка кире кайтырга һәм китапханәчеләр укыган гаҗәеп әсәрләрне тыңларга, шулай ук үз фикерләрен язып калдырырга мөмкинлек бирәчәк.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: