«Китап белән дөнья ямьле!» Иҗади ачышлар фестивале (6+)

Иван Фёдоровның «Апостол» һәм «Азбука» исемле беренче басма китаплары дөнья күрү вакыйгасының юбилей елы уңаеннан, 19 ноябрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә «Китап белән дөнья ямьле!» дип аталган иҗади ачышлар фестивале үтте.

IMG_6502
IMG_6491
IMG_6472
IMG-20191119-WA0024
IMG_6499
IMG-20191119-WA0009
IMG-20191119-WA0013
IMG_6497
IMG-20191119-WA0025
IMG_6495
IMG-20191119-WA0021
IMG_6494
IMG-20191119-WA0022
IMG_6493
IMG-20191119-WA0017
IMG_6492
IMG_6490
IMG_6489
IMG-20191119-WA0023
IMG_6470

Актлар залында китапка багышланган бәйгеләр нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. «Бергәләп классиканы укыйбыз» видеоязмалар бәйгесе, «Китап белән үткән гомер» шигырь укучылар бәйгесе, «Мин – китап. Мин – синең иптәшең!» кул эшләре бәйгеләрендә җиңү яулаган катнашучылар лаеклы бүләкләрен алды.

Балалар һәм яшүсмерләр бүлегендә китап тарихы буенча «Китап – кешелек мәдәниятен тудыручы» исемле китапханә дәресе үткәрелде.

Чаллы әдәбияты тарихы музее оештырган экспресс-экскурсиядә китапханәгә килүчеләр татар язуы тарихы белән танышты.

Сәнгать бүлегендә узган скрапбукинг техникасында открытка ясау буенча мастер-класс аеруча балаларны үзенә җәлеп итте.

Килүчеләр өчен «Мин – китап. Мин – синең иптәшең!» бәйгесендә катнашучыларның кул эшләреннән торган күргәзмә, М.И.Мингалиевның сәнгать мәктәбе укучыларының «Рәссам китабы» багышлау күргәзмәсе, «Югалган еллар чагылышы» борынгы басмалар күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Теләге булган һәр кеше Гарри Поттер турындагы романнар, «Алиса могҗизалар илендә» геройлары, мәче Базилио киемнәрендә фотога төште, шулай ук үзләрен башка яраткан китап геройлары итеп тә хис итә алды.

Иҗади ачышлар фестивале җыр-моң, биюләр һәм шатлыклы авазлар белән үрелеп барды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: