«Яраткан классик әдәбиятны укыйбыз» Төбәк сәнгатьле укучылар видеобәйгесе (6+)

01.09.2019–30.10.2019

2019 елның 1 сентябреннән 30 октябренә кадәр шәһәр Үзәк китапханәсендә «Яраткан классик әдәбиятны укыйбыз» төбәк сәнгатьле укучылар видеобәйгесе уздырыла.

Бәйгедә катнашу өчен Чаллы һәм Кама буе төбәкләрендә яшәүче 7 яшьтән алып 18 яшькәчә мәктәп укучылары чакырыла. Бәйгедә катнашучыларга Россия язучыларының проза әсәреннән өзекне яисә шигырьне укырга тәкъдим ителә. Бәйгегә текст укыганны видеога төшереп җибәрергә кирәк.

Иҗади эшләр түбәндәге номинацияләр буенча каралачак:

–  «Проза әсәрен иң яхшы укучы»;

– «Мәсәлне иң яхшы укучы»;

– «Шигъри әсәрне иң яхшы укучы».

Бәйгедә катнашу өчен гаризаны һәм эшләрне cbs-nfo@mail.ru электрон адресына җибәрергә яисә Ямашев бульвары, 4/14А йорты адресы буенча М.Җәлил исемендәге шәһәр Үзәк китапханәсенә алып килергә мөмкин.

Бәйгенең нигезләмәсе

«Яраткан классик әдәбиятны укыйбыз» сәнгатьле укучылар видеобәйгесендә катнашу өчен

ГАРИЗА-АНКЕТА
Яр Чаллы шәһәре, 2019 ел

Катнашучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме
Туу вакыты, яше
Уку йорты (мәктәп укучылары һәм студентлар өчен)
Эш кайсы номинациягә карый
Эшнең исеме
Катнашучыны бәйгегә әзерләгән укытучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, вазифасы
Катнашучы сертификаты кирәкме?
Катнашучының телефоны, е-mail