Китапханәдә чираттагы F4 фантастика фестивале узды (0+)

Бесплатно

15 март көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә «Тәхет һәм Ватан сагында» дип исемләнгән XI F4 фантастика фестивале үтте. Әлеге фестиваль 2019 елда Петраэдр премиясе лауреаты булган иде.

IMG_7657
IMG_7651
IMG_7663
IMG_7660
IMG_7675
IMG_7659

Янәдән китапханәгә кечесеннән олысына чаклы фантастика сөюче укучылар җыелды. 

Китапханәгә керүгә кунакларны сугыш фантастикасы жанрында китап күргәзмәсе каршы алды.

Укучыларның йөрәген яулап алган матур төсләргә бай күркәм ачылу тантанасыннан соң, фантастика сөючеләр төрле фантастик порталларга таралышты. Балалар һәм яшүсмерләр бүлегендә укучыларны Йолдызлар сугышын сөючеләрнең фан-зонасы көтте. Анда Star Fans Tatarstan клубы вәкилләре белән аралашырга мөмкинлек тудырылды. Шулай ук монда теләге булган һәр кеше өстәл уеннарында уйный алды.

Сәнгать-графика порталында фестиваль кунаклары Әмирова Натальяның кәгазь пластикасы һәм  «Зентангл» техникасында рәсем ясау буенча мастер-классларында бик теләп катнашты. Шунда ук Чаллы рәссамнарының «Хыял дулкынында» дигән рәсем күргәзмәсе эшләде.

Әдәби порталда әдәбият сөючеләр җыелды. Анда язучы-фантаст Александр О’Санчес белән очрашу үтте. Автор белән әдәбият, фантастика жанрлары, рус иҗаты һәм башкалар турында җанлы әңгәмә барды.

IMG_7694
IMG_7689
IMG_7692
IMG_7691
IMG_7688
IMG_7687
IMG_7684
IMG_7681
IMG_7677
IMG_7675
IMG_7674
IMG_7665
IMG_7662

Көрәш сәнгатенең матур һәм гаҗәеп латин америкасыннан килгән бер төре белән чарага килүчеләр Капоэйра порталында танышты. Капоэйра клубы вәкилләре үзләренең клублары белән таныштырды, балалар өчен мавыктыргыч уеннар үткәрде.

«Акыллышоу» мобиль планератиесына килүчеләр дә шактый булды. Монда астрономия сөючеләр өчен «Барыбыз да чит планетадан» дигән фильм күрсәтелде.

Кичә азагында фестиваль кысаларында уздырылган өч бәйге нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасы узды. «Җиһан сакчылары – чын батырлар дәвере» әдәби бәйгесенең җиңүчеләре булып 17 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр яшь төркемендә Павел Мосин (Калуга шәһәре) – 3 нче урын, Виктория Черкасова (Кумертау шәһәре) – 2 нче урын һәм Анжелика Ярмонтович – 1 нче урын (Беларусь республикасының Гродно шәһәре) танылды. 16 яшькәчә төркемдә Артур Мортазин (Әлмәт шәһәре) – 3 нче урын, Анна һәм Арпине Авдолян (Чаллы шәһәре) – 2 нче урын һәм Илья Комягин (Яшел Үзән шәһәре) 1 нче урынны яулады.

«Дөнья сугышчылары» майл-арт бәйгесендә быел, нигездә, 3-6 яшь һәм 7-11 яшь төркемнәрендә актив катнаштылар. Нәкъ менә шул яшь төркемнәрендә җиңүчеләр билгеләнде. Түбән Кама, Алабуга һәм Чаллы шәһәрләреннән балаларга дипломнар тапшырылды. «Роботлар өчен косплей» бәйгесе нәтиҗәләре буенча бүләкләү бик кызыклы үтте. Берсеннән-берсе матур костюмнар күзләрне куандырды.

Шулай итеп, фантастика фестивале бик күңелле һәм шатлыклы рухта тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: