«Китапханә хәрәкәттә» фестивале (6+)

16 октябрьдә 10:00 нан 13:00 сәгатькә кадәр шәһәр үзәк китапханәсе шәһәрдәшләрне һәм шәһәр кунакларын «Китапханә хәрәкәттә» фестиваленә чакыра.
Фестивальдә катнашучылар Убырлы Карчык һәм Кикимора белән күңелле бәйгеләр һәм викториналар ярдәмендә «Сәламәтлек» иленә кечкенә генә сәяхәт кылачак. Юлда алар сәламәтлекнең төп өлешләре белән танышачак. 
Фестиваль кысаларында катнашучыларның күңеленә хуш килерлек бик күп чаралар үткәреләчәк: чыгышлар, мастер-класслар, фотозона, «Күптөрле үләннәр» фитобары. Укучылар игътибарына шулай ук «Спорт тормыш стиле буларак» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк, анда хезмәткәрләр китапханә фондыннан талантлы спортчылар һәм сәламәт тормыш рәвеше турында китапларны тәкъдим итәчәк.   

Поделиться: