Китапханәдә хәтер көне (12+)

20200123_153545
IMG-20200127-WA0005
IMG-20200127-WA0004
20200123_151050
IMG-20200127-WA0000
20200129_082838
20200128_163201
20200128_163109

2020 елның 27 гыйнварыннан 29 гыйнварына кадәр 11 нче санлы китапханәдә Хәтер һәм дан елына багышланган чаралар узды. Бу көннәрдә Бөек Ватан сугышының тарихи вакыйгалары фотохроникасы кадрларын күрергә мөмкин булды. Өч көн дәвамында «Сугыш турында китаплар: укы һәм башкаларга тапшыр» китапханә акциясе барды. Шул ук исемдәге күргәзмәдә китапханә укучылары, сугыш турындагы үзенә ошаган китапны алып укып, аңа кыскача гына үз фикерен язып куя алды һәм күргәзмәгә киредән кайтарды.  

Китапханәдә күргәзмәдәге укырга тәкъдим ителүче китапларга күзәтү ясалды, әңгәмәләр, аралашу чаралары узды, сугыш еллары көйләре яңгырады («Когда гармонь в землянке пела…» музыкаль аудиоконцерты). Барлык яшьтәге укучылар да йөрәге белән сугышта һәлак булган һәм хәбәрсез югалганнарның мәңгелек хәтеренә кагыла алырлык атмосфера тудырылды.

27 гыйнварда Россиянең хәрби даны көнендә 11 нче санлы китапханә хезмәткәрләре уртанчы сыйныф укучылары өчен «Намус үлчәме булсын Ленинград» исемле тарихи экскурс үткәрде. Алып баручы Россия хөкүмәтенең 27 гыйнварны Хәрби дан көне дип игълан итүе һәм моның нәкъ менә шул көнне 1944 елда Лениград блокадасы тулысынча өзелүгә бәйле булуы турында сөйләде; балаларга камалышта калган шәһәр кешеләренең батырлыклары, авыр язмышлары турында бәян итте. Таня Савичева көндәлегеннән алынган юллар катнашучыларны аеруча тетрәнергә мәҗбүр итте. Укучылар, тын да алмыйча, блокада икмәге, ленинградлыларның ныклыгы һәм түземлелеге турында сөйләгәнне тыңлады. Балалар игътибарына «Бирелмәс Ленинград» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Шулай ук китапханәдә «Блокада икмәге» дип аталган акция уздырылды. Анда катнашучыларга блокада икмәге карточкасы үрнәкләре бирелде. Блокадачылар икмәгенең күләме турындагы мәгълүмат, ул вакытларда икмәк карточкасының нинди зур мәгънәгә ия булуы турында сөйләү балаларны аеруча  тәэсирләндерде. Көн дәвамында сугыш һәм блокада турында шигырьләр яңгырап торды.

Абонементта Бөек Ватан сугышы турындагы балалар әдәбиятына күзәтү ясалды. Укучылар камалыш вакытында балалар арасында популяр булган китаплар белән танышты.

Уку залында «Георгий тасмасын канзаш техникасында бизәү» мастер-классы узды. Укучылар

Георгий тасмасының кызгылт-сары һәм кара төсләре «ялкын һәм төтен»не аңлатуын, солдатның яу кырындагы каһарманлыгын символлаштыруын белде.

29 гыйнвар көнне өлкән сыйныф укучылары өчен, Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград блокадасының тулысынча өзелүенә 76 ел булуга багышланган «900 батырлык көне» исемле тарихи-әдәби кичә узды. Китапханәче бөтен кешелек тарихында иң озакка сузылган һәм куркыныч блокада, камалышта калган Ленинград халкына нинди авыр сынаулар аша үтәргә туры килүе хакында сөйләде.  Яшүсмерләр блокада шартларында ленинградлылар күрсәткән батырлыклар турында сөйләгәнне тәэсирләнеп тыңлады.

Балалар совет шагыйрьләренең блокада турында шигырьләрен, ленинградлыларның йөрәкләрне кузгатырлык хатирәләре һәм көндәлек язмаларыннан юлларны укыды. Таня Савичева көндәлеге турында сөйләүче эпизод аеруча тетрәндергеч булды. Кичәдә Шостаковичның танылган Җиденче (Ленинград) симфониясеннән өзекләр яңгырады, документаль һәм нәфис фильмнардан фрагментлар күрсәтелде.

Блокада вакытындагы әйтеп бетергесез авыр, түзә алмаслык шартлар турында бәян итеп, чараны оештыручылар ленинградлылар ничек бирешмәгән, алар каян көч алган дигән сорауга җавап эзләде. А. Адамович һәм Д. Гранинның «Блокада китабы»ннан алынган сүзләр исә җавап булып яңгырады: «Кешеләр исән кала, чөнки аларга баласы, якын кешесе, туган шәһәре алдында бурычлы булу, тугрылык хисләре аяктан егылмаска ярдәм итә…  Башкаларны коткарып, үзләрен дә коткаралар. Һәлак булган очракта да, үзләренең соңгы юлларында кемнедер аякка бастыралар. Кемгәдер үзләренә караганда да күбрәк кирәк булганга, исән калалар».

Ленинград метрономы тавышы астында чарада катнашучылар Ленинград блокадасы геройларын бер минутлык тынлык белән искә алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: