«Китапка һәм китапханәгә гашыйклар» Китап бүләк итү көне (0+)

Халыкара китап бүләк итү көне дүртенче ел инде китап бүләк итүче барлык кешеләрне берләштерә. Ә китапны китапханәгә бүләк итү – аңа икенче тормыш бирү һәм озак елларга күп укучылар өчен китап уку ләззәте тудыру дигән сүз.

Бу вакыйга уңаеннан, китапханә фондын яңарту һәм баету максатларында, 16 нчы санлы китапханәдә «Китап һәм китапханәгә гашыйклар» дигән китап бүләк итү көне уздырылды. Шәһәрдәшләребез китапханә мөрәҗәгатенә битараф калмады һәм акциядә актив катнашты.

2
10
smart
3
5
фото 8

14 февральдә китапханә абонементында укучылар бүләк иткән китаплардан «Китапханәгә – яратып» дип аталган фотозона оештырылды. Анда һәр китап бүләк итүче фотога төшә һәм, актив бүләк итүче укучы буларак, китапханә тарихына кереп кала алды. Балалар абонементында «Китапны укыгач, дустыңа тапшыр» буккроссинг акциясе узды. Монда балалар китаплар алып килде һәм үзенә ошаганны сайлап укырга алды. Уку залында Китап бүләк итү көне турында видеоязма күрсәтелде һәм китаплар бүләк ителде.

Укучыларыбыз китапханәнең киләчәгенә һәм башка буыннар өчен дә китап хәзинәсен саклап калачагына ышана. Без балаларга тагын бер китап уку бәйрәме бүләк итә алуыбызга бик шат! Әйдәгез, бу көнне барлык балалар һәм өлкәннәр өчен мавыктыргыч уку телик!

Китапханәгә кызыклы китаплар бүләк иткән укучыларыбыз Лилия Шәйхиева, Антон Новиков, Т.А.Колюжная, Л. А.Поклонская, Е. Г.Ермолаев, Р. Р.Шанская, Н.И.Яковлев, Наталья Боровская, Ирина Тарасова, Айдар Ногуманов, Е. А.Сафронов, М. К.Дьячковларга рәхмәт белдерәбез.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: