«Кризистан курыкмаучы һөнәрләр» Һөнәри ориентация көне (12+)

Шәһәребезнең уку йортларын алга җибәрү һәм хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләрне популярлаштыру максатында, 30 гыйнвар көнне Үзәк китапханәнең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре «Кризистан курыкмаучы һөнәрләр» дип исемләнгән һөнәри ориентация көне оештырды.

Чара республикабызда булган уку йортларына багышланган китапларга күзәтү ясаудан башланды. Анда Татарстанның иң алдынгы югары уку йортларының берсе «В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты»ның Яр Чаллыдагы филиалыннан белгечләр чакырылды. Алар әлеге уку йортында белем алып, төрле һөнәрләргә ия булу турында аңлаешлы телдә сөйләде һәм укырга керү кагыйдәләре турында тулы мәгълүмат бирде.

Чара барышында КИУ студентлары мавыктыргыч һәм күпкырлы студент тормышы белән таныштырды, ә «Только Мы» вокал-хореография студиясе үз үрнәгендә хәзерге заман студентларының уку белән бергә үзләренең төрле сәләтләрен дә күрсәтә алуына инандырды. Укучыларга күрсәтелгән кызыклы видеофильм – моның бер мисалы. Балалар блиц-викторинада катнашты, сорауларга җавап биреп, һөнәрне яисә аерым бер һөнәр иясен атады. Дөрес җаваплар өчен укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Әлеге чара балаларга киләчәктә үз һөнәри юлын сайлауда югалып калмаска булышыр дип ышанып калабыз. Ә иң мөһиме, алар бүген, тормышта дөрес юлны сайлау өчен, беренче адымнар булырлык мөһим һәм кирәкле мәгълүмат алды.

Поделиться: