Студентлар өчен мәгълүмат көне (16+)

21 октябрь көнне, Хәтер һәм дан елы кысаларында, Л.Б.Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумының беренче курс студентлары өчен шәһәр Үзәк китапханәсе тарафыннан оештырылган Мәгълүмат көне уздырылды.  

IMG-20201021-WA0064
IMG-20201021-WA0053
IMG-20201021-WA0066
IMG-20201021-WA0050
IMG-20201021-WA0065

«Без яшьли сугышка киттек» телдән журнал барышында студентлар 2020 ел юбилярлары – фронтовик язучыларның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Аларның әсәрләре мотивы буенча төшерелгән нәфис фильмнардан кадрларны карау тамашачыларга сугышның кырыс чынбарлыгына тирәнрәк төшенергә, геройлар өчен борчылырга, Бөек Ватан сугышы мизгелләрен хәтердә яңартырга һәм сакларга мөмкинлек бирде.  
Бөек Ватан сугышы 21 нче гасыр Чаллы язучыларының күбесе өчен төп темага әверелде. Аларның иҗаты белән «Сугыш Чаллы язучылары күзлегеннән» дип аталган китапларга күзәтү таныштырды. Анда тәкъдим ителгән китаплар фашистлар Германиясен җиңүгә сизелерлек өлеш керткән Чаллы геройларының тормыш юлы һәм батырлыгы турында сөйли. 
Һәр гаиләдә Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында хәтерне кадерләп саклыйлар һәм киләчәк буынга тапшыралар. Чара кунаклары алдында 79 нчы лицей укучысы Хәбибуллин Азамат «Минем бабам – сугыш герое» иншасы белән чыгыш ясады. 
Һәр адымы белән халкыбызга җиңү китергән кешеләр язмышы турында язу, искә алу – үз иле өчен битараф булмаган һәркемнең бурычы. Герой якташыбыз, Ватанны саклаучы гади солдат Муфтах Әнсаф улы Нуретдиновның Җиңүгә керткән өлеше турында техникум студенты Дементьева Дарья сөйләде.
Чара азагында укучылар викторинада актив катнашты, шулай ук «Хәрби фотоальбом» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китап һәм фотолар белән танышты.

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: