«Интернет тугры дус та, куркыныч дошман да булырга мөмкин» Файдалы мәгълүмат сәгате (6+)

Куркынычсыз Рунет атналыгы кысаларында, 14 февраль көнне 15 нче санлы китапханәдә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Интернет тугры дус та, куркыныч дошман да булырга мөмкин» дигән файдалы мәгълүмат сәгате уздырылды.

Интернет бывает разным
Интернет бывает разным

Чараның башында китапханәче балаларга интернетның кешеләр өчен тудырган мөмкинлекләре, аның тере аралашуны алыштыра аламы-юкмы, интернет-бәйлелек чынлыкта да бармы, кулланучыларның шәхси мәгълүматлары җинаятьчеләргә ни өчен кирәк, компьютер артында интернетта күпме вакыт уздырырга мөмкин һ.б. лар турында сөйләде.  Укучылар шәһәр китапханәләре сайтының «Куркынычсыз интернет мәйданы» дип аталган мәгълүмат битендә балалар өчен иң яхшы куркынычсыз сайтлар, «Балалар-онлайн» ярдәм линиясе телефоны, интернет-гид киңәшләре белән танышты. «Балалар өчен куркынычсыз интернет», «Компьютер турында җиде кызыклы факт» социаль роликларын караганнан соң, укучылар китапханәче белән куркынычсыз Интернет темасына сөйләште. Алган белемнәрне ныгыту өчен, балалар «Компьютер мәкальләре», «Әкиятләрдә кагыйдәләр» кебек төрле уен һәм викториналарда катнашты.

Чара азагында укучылар игътибарына әлеге темага караган китаплар тәкъдим ителде һәм челтәрдә үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре, файдалы куркынычсыз сайт адреслары язылган брошюралар таратылды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: