«ҮКС» МБУ китапханәләре «Әниләр турында хикәяләрне бергәләп укыйбыз» Республика акциясендә катнашты (6+)

Халыкара хатын-кызлар көне якынлашканда һәм Бөтендөнья кычкырып уку көнендә Чаллы шәһәре муниципаль китапханәләрендә, «Бергәләп укыйбыз, кычкырып укыйбыз!» шигаре астында, «Әниләр турында хикәяләрне бергәләп укыйбыз» Республика акциясе кысаларында чаралар узды.

Хәзерге заман шартларында кычкырып укуга вакыт калмый да диярлек, әмма бу шөгыльнең бик файдалы булуы беркемгә дә сер түгел! Галимнәр ачыклавынча, әти-әнисе кече яшьтән үк кычкырып укыган балаларның сөйләм теле яхшырак, грамоталы яза һәм мәгълүматны тизрәк үзләштерә. Менә ни өчен кычкырып уку өлкәннәр өчен генә түгел, ә балаларга да бик файдалы.

17 нче санлы китапханәдә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Әни – тәүге сүзебез» дигән кычкырып укулар үткәрелде. 

Акциядә мәктәпкәчә яшьтәге балалар, башлангыч сыйныф укучылары, шулай ук өлкән буын вәкилләре катнашты. Яшь китап сөючеләр Е. Благинина, С. Георгиевская, А.Барто, С.Михалков, К.Гребан, Д.Непомнящая иҗатлары белән таныштылар. Татар телендә Р.Корбан шигырьләрен укыдылар, Г.Сабитов, Х.Шәриф, Н.Каштановларның хикәяләре буенча фикер алышуда актив катнаштылар. Өлкән укучыларыбыз исә С. Есенин, Э.Асадов шигырьләрен бик теләп укыды, рус классик әдәбияты әсәрләреннән өзекләр буенча үз фикерләре белән уртаклашты.

Бөтендөнья кычкырып уку көнендә шәһәр Үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлеге хезмәткәрләре «Әни турында укыйбыз» дигән кычкырып укулар уздырды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар зур кызыксыну белән чарада катнашты. Алар А.Барто, Э.Мошковская, Е. лагининаның үзләренә таныш булган шигырь юлларын бергәләп укыды. Малайлар һәм кызлар В.Осеева, Л.Воронкова, Е.Пермякның гыйбрәтле кыска хикәяләрен игътибар белән тыңлады һәм фикер алышты. Җанланып «Курчаклы кыз», «Зәңгәр яфраклар» һәм «Мәрхәмәтле хуҗабикә» турында сөйләделәр. Балалар укыган әсәр геройлары турында үз фикерләрен белдерде. Китерелгән мисал ярдәмендә, авторның еш кына геройларны уңай һәм тискәрегә аермавына инандылар. Хикәяләр әниләрне сакларга, дуслыкның кадерен белергә, башкаларның хисләренә битараф булмаска өйрәтә.

InShot_20200305_122850339
InShot_20200305_122721759
InShot_20200305_122814581

Үзәк балалар китапханәсендә татар һәм рус язучыларының әсәрләре буенча «Минем әни иң яхшысы» дигән китап күргәзмәсе оештырылды.

цдб акция мамам
цдб акция мамам (5)
цдб акция мамам (2)
цдб акция мамам (3)
цдб акция мамам (4)

Балалар Л. Воронкованың «Что сказала бы мама», С. Георгиевскаяның «Галина мама» һәм В. Осееваның «Сыновья» хикәяләрен тыңлады. Укучылар үзләре дә зур кызыксыну белән В. Драгунскийның «Хитрый способ» хикәясен һәм әниләргә багышланган шигырьләр укыды. Кызлар һәм малайлар үзләренең әниләре, аларның яраткан шөгыле, матурлыгы һәм яхшы күңеллелеге турында сөйләде. Чара дус һәм җылы рухта узды, балаларда зур тәэсирләр калдырды һәм «Мама, будь всегда со мною рядом» җырын башкару белән тәмамланды.

13 нче санлы китапханәдә балалар, Х. Шәрифнең «Тиен баласы нигә елаган?» әкиятен игътибар белән тыңлаганнан соң, артист роленә кереп карарга һәм әлеге әкиятне сәхнәләштерергә теләк белдерде. Уку залы чыршылы, гөмбәле урманга әверелде, андагы төп геройлар – тиен баласы һәм әни тиен, шулай ук урман җәнлекләре теләге булганнарны бергәләп әкияттән өзекләрне укырга чакырды. Чара азагында яшь китап сөючеләр балалар язучыларының әниләргә багышланган хикәяләре һәм әкиятләре турында «Яраткан әниләребез турында җылы китаплар» видеоязмасын карады. Катнашучыларның барысы да үзен уку сәнгатендә сынап карый һәм китап укучыларны тыңлый алды.

10 нчы санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен А. Платоновның «Ещё мама» хикәясе укылды. Әсәрнең авторы ана һәм ул арасындагы иң җылы, иң назлы хисләрне, бер-берсе өчен борчылуларын, уңышлы үткән һәр көн өчен шатлана белүләрен күрсәтергә теләгән. Шулай ук автор укучысына беренче укытучы ул үз әниең сыман якын булырга тиеш, аннан курыкмаска кирәк, ул авыр минутларда һәрвакыт ярдәм кулы сузучы дип аңлата. Укып чыкканнан соң, китап буенча фикер алышу узды. Балалар бик теләп әниләр һәм әбиләр турында шигырьләр укыды, әниләр турында китаплардан әзерләнгән күргәзмә белән танышты.

11 нче санлы китапханәдә беренче сыйныфлылар «Әнием» дип аталган бик матур, назлы, җылы илгә юл тотты. Бу илдә алар күңелле көйләр астында «Минем әни иң яхшысы» бәйгесе, «Сөйләмне тулыландыр» уенында дустанә катнашты, «Әнием әкиятләре» викторинасы сорауларына җавап бирде. С. Михалковның «А что у вас?» шигырен тыңлап, әниләр өчен хас һөнәрләрне санап чыктылар. В. Голявкинның «Как я помогал маме мыть пол» хикәясен укыганнан соң, балалар үзләренең әниләренә өй эшләрендә ничек булышулары турында сөйләде. Аеруча җылылык һәм мәхәббәт белән әни турында шигырьләрне укыдылар. Бәйрәм бергәләп «Әни» җырын башкару һәм  «Мама для мамонтенка» мультфильмын карау белән тәмамланды. 

11 ф 1
11 ф

12 нче санлы китапханәдә әлеге акциядә мәктәпкәчә, кече һәм урта мәктәп яшендәге балалар катнашты. Чара барышында Агния Барто, Елена Благинина, Роберт Миңнуллин, Флера Тарханова һ.б.ларның шигырьләре яңгырады. Балалар зур игътибар белән С. Прокофьеваның «Әни турында әкияте»н һәм Б. Житковның «Саша ничек әнисен куркытты» әкиятен, шулай ук Саҗидә Сөләйманованың «Кем уяткан Ләйләне?» һәм Т.Л. Ковальның «Әни янында» шигырьләрен тыңлады.

Чарага «Әниләргә назлы сүзләр әйтегез» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде. Китапханәче кунакларны әниләр турындагы «Әни турында шигырьләр һәм хикәяләр», «Әниләргә чәчәкләр», «Әни турында» кебек башка китаплар белән таныштырды, алар яшь китап сөючеләр күңеленә хуш килде.

15 нче санлы китапханә хезмәткәре балаларга Л.Ф.Воронкованың «Что сказала бы мама?», В.П.Хәмидуллинаның «Сказки о том, как из дома ушло хорошее мамино настроение», С.М.Георгиевскаяның «Галина мама», А.П.Гайдарның «Голубая чашка», Б.А.Емельяновның «Рассказы о маме», Д.Непомнящаяның «Мама для мамонтенка» һ.б. әсәрләрдән өзекләрне укыды.

Укучылар А.П.Платоновның «Еще мама» хикәясеннән өзекләрне укып, үзләренең уку күнекмәләрен күрсәтә алды. Укыганнарны игътибар белән тыңлаганнан соң, балалар аларның һәрберсе буенча фикер алышуда да актив катнашты. Укучылар өйләрендә әниләренә ничек булышулары, иң якын кешеләренә нинди бүләк ясарга теләүләре турында сөйләделәр. Үз әниләрен сыйфатлар ярдәмендә (матур, назлы, мәрхәмәтле һ.б.) сурәтләп бирергә тырыштылар, «әни» сүзенең ни өчен иң кадерле сүз булуына үз фикерен белдерделәр. Укыган әсәрләрне ныгыту өчен кызлар һәм малайлар «Иң игътибарлы» викторинасында катнашты. Укучылар өчен «Ана күңеленең мәңгелек уты» дигән китап күргәзмәсе оештырылган иде.

16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре һәм 3 нче сыйныф укучылары Ирина Токмакованың «С добрым утром», «Почитай мне, мама…», «Береза», «Ручей» һәм «Почитай мне, мама…» китабыннан «Поиграем» шигырьләрен укыды. 

6 ф 1
6 ф

22 нче санлы китапханәдә «Әни турында яратып» әдәби-музыкаль сәгате узды. Чара барышында балалар башкаруында Н. Саконскаяның «Разговор о маме», И. Мазнинның «Простое слово», С. Михалковның «А что у вас», Э. Успенскийның «Все в порядке» һәм «Если был бы я девчонкой», Р. Сефның «Помощник» шигырьләре яңгырады. Шулай ук укучылар һәм китапханәчеләр тарафыннан Б. Емельяновның «Мамины руки», В. Хәмидуллинаның «Сказка о том, как из дома ушло Хорошее Мамино Настроение» хикәяләре, И. Панькинның «Откуда у моряков взялась сила» легендасы кычкырып укылды, «Өч кыз» татар халык әкиятенең аудиоязмасы тыңланды. Чара дәвамында укучылар моңсу, үпкәләгән әнинең кәефен күтәрергә ярдәм итүче тылсымлы сүзләрне искә төшерде; «Әнинең ярдәмчеләре» бәйгесендә катнашып, «камыр басты», «кайнатма әзерләде», «салат ясады»; әни турында анкета сорауларына җавап бирде; уеннар уйнады. Әдәби-музыкаль сәгать нәфис һәм мультипликацион фильмнардан алынган («Мама», «Мама для мамонтенка», «Умка») җырлар белән үрелеп барды. Акциягә «Әни турында сүз» дигән китап күргәзмәсе оештырылган иде. 

IMG_7371
IMG_7368
IMG_7364
IMG_7361

23 нче санлы китапханәдә «Әниләр турында хикәяләрне бергәләп укыйбыз» акциясе кысаларында аналарга багышланган әсәрләр буенча китап күргәзмәсе әзерләнде, анда татар һәм рус язучыларының китаплары тәкъдим ителде. Теләге булган һәр кеше үзенә китап сайлап алып, кычкырып укый алды. Көн дәвамында Б. Емельяновның «Мама всё понимает», «Мамины руки», «Мамино горе»; А. Платоновның «Ещё мама», Л. Гимадиеваның «Әни нигә елый», «Ике әни һәм бер математика» хикәяләреннән өзекләр; Мөҗәһитнең «Әнием канатлары» җыентыгыннан шигырьләр яңгырады. «Әнием җыры» мини викторинасы, «Әни табышмаклары» дигән табышмаклар бәйгесе, «Бу кем?» әдәби уены үткәрелде. 

All-focus
23ф. Акция лРассказы о маме читаем вслух с вами¬..
All-focus

24 нче санлы китапханә 95 нче санлы «Балкыш» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән кычкырып укулар уздырды. Аларга С.Седовның «Сказки про мам» китабыннан гыйбрәтле хәлләр укылды. Бу китапта сурәтләнгән вакыйгалар үзенә бер көлкеле, шул ук вакытта акыллы һәм җылы. Әкиятләрдә әниләр тормыштагы кебек үк төрле. Әмма алар барысы да балаларын ярата һәм йөрәк парәсен бәладән коткару өчен барлык киртәләрне җимерергә сәләтле. Әкиятләрне тыңлап, нәниләр барлык каршылыклар белән көрәшергә өйрәнергә, әниләрне сакларга, дуслыкның кадерен белергә һәм туган йортыңны, якыннарыңны яратырга кирәк икәнен аңлады. 

1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары өчен «Дуслар, кычкырып укыйк!» акциясен үткәрде. Китапханәдә «Иң якын һәм иң яраткан – син генә» дигән китап күргәзмәсе, тылсымлы агач урнаштырылды, открыткалар ясау буенча мастер-класс эшләде. Көн дәвамында һәр укучы үзен китап укучы ролендә сынап карады. Яшь укучылар балалар язучылары И.Токмакова, Л.Воронкова, А.Платоновларның кадерле әниләренә укырга теләгән әсәрләрен үзләре сайлап алды. Шулай ук яраткан кешеләренә йөрәк рәсеменә язылган теләкләрен «Теләкләр агачы»на элделәр, мастер-класста квиллинг техникасы буенча котлау открыткалары ясарга өйрәнделәр.

 

 

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: