Китапханәләр «Китапны яратып бүләк ит – 2020» акциясендә катнашты (0+)

2020 елның 10 февраленнән 16 февраленә кадәр балаларны укуга җәлеп итү буенча «Китап укучы үстерәбез» мәдәният, сәнгать һәм мәгариф әһелләре ассоциациясе «Китапны яратып бүләк ит» дүртенче гомумроссия акциясе уздырды. Ул дөньяның күп кенә илләрендә 14 февраль көнне билгеләп үтелүче Халыкара китап бүләк итү көне уңаеннан оештырылган иде.

Бәйрәмнең төп идеясе – кешеләрне бер-берсенә яхшы китаплар бүләк итүгә илһамландыру һәм басма китаплар бүгенге көндә актуаль бүләк булып кала бирүен һәм үз кыйммәтен югалтмавын күрсәтү.

Чаллы шәһәре Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәләре «Китапны яратып бүләк ит» акциясеннән читтә калмады һәм актив катнашты.

Шәһәрнең Үзәк китапханәсендә бүләк итүчеләрдән китаплар җыю кампаниясе оештырылды. Анда иң актив катнашучылар «Китаплар йорты» ҖЧҖ, Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы филиалы булды.

20200214_145252
20200212_125749
20200207_102940
20200207_104520
20200212_120413

8 нче санлы китапханә «Китапханәнең юбилей елында китап бүләк ит!» акциясе үткәрде. Көн дәвамында китапханә укучыларыннан бүләккә китаплар кабул итте. Акциядә аеруча «Буревестник» яшүсмерләр һәм яшьләр клубында тәрбияләнүчеләр актив катнашты. Бу көнне 40 тан артык китап җыелды.

IMG_2758
IMG_2770
IMG_2765
IMG_2756

Үзәк балалар китапханәсендә китап бүләк итү бәйрәме уздырылды. Балалар әлеге яшь бәйрәмнең 2012 елда гына барлыкка килүе һәм дөньяның 30дан артык илендә билгеләп үтелүе турында белде. Китапханәче белән берлектә, «Без әкияттән» презентациясе ярдәмендә, балалар әкият китаплары геройларын искә төшерде, «Тылсымлы сандык»та яшеренгән китап турындагы табышмакларны чиште һәм Виталий Бианкиның «Ябалак» китабын укыганнан соң залда пәйда булган Зирәк Ябалак белән бергә әдәби уеннарда катнашты. Бу чарага килгән укучылар, гомумроссия акциясенә кушылып, Үзәк балалар китапханәсенә өйләреннән алып килгән берсеннән-берсе кызыклы 45 тән артык китап бүләк итте.

цдб день дарения (4)
цдб день дарения
цдб день дарения (3)
цдб день дарения (2)

Китапны китапханәгә бүләк итү – аңа икенче тормыш бирү һәм озак елларга күп укучылар өчен китап уку ләззәте тудыру дигән сүз. Бу вакыйга уңаеннан, китапханә фондын яңарту һәм баету максатларында, 16 нчы санлы китапханәдә «Китап һәм китапханәгә гашыйклар» дигән китап бүләк итү көне уздырылды. Китапханә абонементында укучылар бүләк иткән китаплардан «Китапханәгә – яратып» дип аталган фотозона оештырылды. Анда һәр китап бүләк итүче фотога төшә һәм, актив бүләк итүче укучы буларак, китапханә тарихына кереп кала алды. Балалар абонементында «Китапны укыгач, дустыңа тапшыр» буккроссинг акциясе узды. Монда балалар китаплар алып килде һәм үзенә ошаганны сайлап укырга алды. Уку залында Китап бүләк итү көне турында видеоязма күрсәтелде һәм китаплар бүләк ителде.

2
10
smart
3
5
фото 8

23 нче санлы китапханәдә «Серле китап» дигән күргәзмә эшләде. Анда матур итеп төрелгән китаплар тәкъдим ителде. Китапханәгә килгән һәр кеше бүләккә «серле китап» алды. Яшь китап сөюче дусларыбыз өчен «Бүләк ителгән китаплар өстәле» урнаштырылган иде. Алар монда үзләренә ошаган китапны сайлап ала алды. Шулай ук «теләкләр сандыгы» уены үткәрелде. Китапханәнең уку залында «Китапка кыстыргыч бүләк итик» мастер-классы узды. Теләге булганнар төсле кәгазьдән матур китап кыстыргычлары ясый алды.

All-focus
All-focus
All-focus
All-focus
All-focus
All-focus
23ф. Акция Дарите книги с любовью……….

1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгендә «Дөньяда иң яхшы бүләк – китап» дигән китап бүләк итү хәйрия акциясе узды. Анда матур итеп төрелгән китаплар күргәзмәсе оештырылды. Бу көнне китапханәгә килгән укучылар гомумроссия акциясенә кушылды һәм китапханәбез фондына 107 китап бүләк итте. Балалар залында «Бүләк ителгән китаплар өстәле» урнаштырылды. Монда яшь китап сөючеләр үзләренә ошаган китапны өйләренә укырга ала алды.

IMG_20200212_102859 — копия
IMG_4509

13 һәм 14 февральдә 24 нче санлы китапханә башлангыч сыйныф укучылары өчен Гашыйклакр көненә һәм Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган «Китапка гашыйклар көне» исемле әдәби викторина уздырды. Аларны бу көнне бер-береңә китаплар һәм яхшы кәеф бүләк итү алу берләштерә. «Исемен тәмамла» викторинасы, «Әдәбият» башваткычы, «Авторны һәм китапны берләштерү», «Әдәби сукмак», «Бу юллар кайсы әкияттән» әдәби уеннары балаларның әсәрләрне ни дәрәҗәдә яхшы белүен тикшерергә ярдәм итте. 

Акциядә катнашучылар булышлыгы белән «ҮКС» МБУ китапханәләре фондлары «Бүләккә әкиятләр» сериясе китаплары, «Малыш», «Рухият» нәшриятлары китаплары белән тулыланды.

Яр Чаллы шәһәр китапханәләре акциядә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерә һәм һәр бүләк ителгән китап үз укучысын табар дип ышанып кала!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: