Шагыйрь Роберт Рождественскийның тууына 90 ел (12+)

СССР да Роберт Рождественский исеме һәр укучыга таныш була. Бүгенге көндә дә аның әсәрләре популярлыгын югалтмый. Шагыйрь барлыгы 70ләп шигъри җыентык бастырып чыгарган. Күп кенә совет кешеләре аның шигырьләрен яратып укыган һәм аның сүзләренә язылган җырларны җырлаган. Ул җырлар һәрвакыт популяр. Ә матур эчтәлекле шигырьләренең саны алты йөздән артып китә!

Аның белән Пахмутова, Таривердиев, Тухманов, Френкель, Дунаевский, Паулс, Богословский һ.б. композиторлар хезмәттәшлек иткән. Аеруча «Семнадцать мгновений весны» кинофильмы өчен язылган «Мгновения» җыры яратып башкарыла һәм тыңлана. 

Роберт Рождественский 1932 елның 20 июнендә Көнбатыш Себер төбәгенең Косиха авылында  (хәзер – Алтай төбәге) туа. 1932-1934 елларда Омск өлкәсе Шербакуль районының Новоцарицыно авылында яшиләр. 1934 елда әти-әнисе һәм әбисе белән Омск шәһәренә күченәләр. Булачак шагыйрь һәм тәрҗемәченең әтисе Робертка 5 яшь булганда гаиләдән китә. Әнисе Вера Фёдорова (1913-2001) сугышка кадәр башлангыч авыл мәктәбенең директоры була һәм шул ук вакытта мединститутта белем ала. Бөек Ватан сугышы башлангач та, ул фронтка китә. Сугыш вакытында аны әбисе Надежда Фёдорова тәрбияли.

1941 елның 8 июлендә мәктәп укучысы Роберт Петкевичның  шигырен беренче тапкыр «Омская правда» газетасында бастырып чыгаралар. «С винтовкой мой папа уходит в войну» шигыре өчен алган беренче гонорарын малай Оборона фондына тапшыра. 1950 елда «На рубеже» журналында Р.Рождественскийның беренче шигырьләре барлыкка килә. 1951 елда ул Мәскәү Әдәбият интститутына укырга керә. Анда Е.Евтушенко, Б.Окуджава һәм А.Вознесенскийлар белән таныша, алар белән төрле дискуссияләр кора. 1951 елда үзенең беренче һәм бердәнбер мәхәббәтен – тәнкыйть бүлеге студенты Алла Кирееваны очрата. Тормышта аның өчен иң кадерлесе гаиләсе була. Хатыны Алла белән алар 40 елдан артык бергә гомер итә. Тормыш иптәше әдәби тәнкыйтьче булып эшли һәм талантлы рәссам да була. Алар ике кыз үстерәләр. Өлкән кызы Екатерина – фоторәссам, әдәби әсәрләрне тәҗемә итүче, ә кече кызы Ксения журналист һәм культуролог буларак таныла.

Роберт Рождественский – «алтмышынчылар»ның танылган вәкиле. Ленин комсомолы премиясе һәм СССР Дәүләт премиясе лауреаты. 2007 елда аның турында «Жил я впервые на этой Земле» дип аталган документаль фильм төшерелә.

Кадерле шигърият сөючеләр! «ҮКС» МБУ китапханәләре фондында күренекле язучының китаплары күп. Китапханәгә рәхим итегез! 

Поделиться: