«Сәламәтлек» клубы утырышы (18+)
18
Гыйнвар 2022
Сишәмбе
18 гыйнвар көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә «Сәламәтлек» клубы утырышы узды. Чара үз сәламәтлекләрен кайгыртучылар өчен исәпләнгән иде. 8 нче хастаханә белгече Курихина А.П. төрле чирләрне дәвалаганда дәвалау физкультурасын куллану, аеруча терәк-хәрәкәт аппараты авырулары вакытында, зур роль уйнавы турында сөйләде. Алевтина Павловна дөрес итеп сайланган һәм максатлы хәрәкәтләр төрле чирләр вакытында нәтиҗәле тернәкләнү чарасы булуын билгеләп үтте. Белгеч хроник авырулар, җәрәхәтләр, мускуллар зәгыйфь һ.б. булганда ясалырга тиешле гомуми ныгытучы күнекмәләрне тәкъдим итте. Чара азагында катнашучылар инструктор җитәкчелегендә организмның хәрәкәтчәнлеген яхшырту, кәефне күтәрү һәм үзеңне ышанычлы тоту буенча күнегүләр комплексы башкарды. |