Умырткалык һәм буыннарны ныгытабыз (18+)
«Сәламәтлек» клубында Яңа ел ТРның атказанган табибы, Чаллы шәһәренең легендар балалар табибы, скаут хәрәкәтенә нигез салучы, «Әтиләр берләшмәсе» лидерларының берсе Зотов Александр Николаевич белән очрашудан башланды. Безнең көннәрдә күп кенә кешеләр умыртка сөяге һәм буыннар авырулары – артрит һәм артозлардан интегә. Буыннар хәрәкәтенең чикләнүе һәм эшкә сәләтлелекнең кимүе тормыш итәргә комачаулый. Александр Николаевич әлеге авыруларның сәбәпләре турында сөйләде, буыннар сәламәтлеге һәм аларны ныгыту серләрен атады, буыннарны һәм кимерчәк тукымасы сеңерләрен ныгыту һәм төзәтүдә иң алыштыргысыз чараларны билгеләп үтте. Умырткалык һәм буыннар авырулары вакытында кеше организмына актив тәэсир итүче зарарлы һәм файдалы продуктларны атады. Буыннарга һәрвакыт авырлык килү сәбәпле, А.Н.Зотов даими рәвештә буыннар һәм сеңерләрнең сыгылмалылыгын һәм эластиклыгын арттыручы физик күнегүләр һәм массаж эшләргә тәкъдим итте. Катнашучылар умырткалык һәм буыннар өчен эффектив һәм ныгытучы күнегүләр – чүгәләү, «турникта тартылу», «велосипедта йөрү» һ.б.үтәде.
|