Тукай китаплары буйлап сәяхәт (12+)

23 апрель көнне 24 нче санлы китапханә «Тукай китаплары буйлап сәяхәт» дигән шигъри сәгать уздырды.

Нибары 27 ел яшәп, гасырларга җитәрлек мирас калдырган, милләтнең бөтен фаҗигасын иҗатында чагылдырган олы шагыйрь Г. Тукайның тормыш һәм иҗат юлы укучыларда зур кызыксыну уятты. Катнашучылар шагыйрьнең «Китап», «Пар ат», «Гомер юлына керүчеләргә» һәм башка шигырьләрен укыдылар. «Сабантуй» журналында басылган «Тукайны беләсеңме?» дигән тест һәм уеннар буенча үзләренең белемнәрен тикшерделәр.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: