Тукай китаплары буйлап сәяхәт (12+)
23
Апрель 2021
Пятница
23 апрель көнне 24 нче санлы китапханә «Тукай китаплары буйлап сәяхәт» дигән шигъри сәгать уздырды. Нибары 27 ел яшәп, гасырларга җитәрлек мирас калдырган, милләтнең бөтен фаҗигасын иҗатында чагылдырган олы шагыйрь Г. Тукайның тормыш һәм иҗат юлы укучыларда зур кызыксыну уятты. Катнашучылар шагыйрьнең «Китап», «Пар ат», «Гомер юлына керүчеләргә» һәм башка шигырьләрен укыдылар. «Сабантуй» журналында басылган «Тукайны беләсеңме?» дигән тест һәм уеннар буенча үзләренең белемнәрен тикшерделәр. |