«Белемнәр юлыннан» театральләштерелгән экскурсия (6+)

6 октябрь дүшәмбесе Үзәк китапханәдә гадәти булмаганча башланды. Яшь укучыларның китаплар яши торган тылсымлы йорт белән бик нык танышасылары килде. 
Аларны могҗизалар хәзинәсен саклаучыларның берсе Шапокляк карчык һәм аның Күсе Ларискасы каршы алды. Балаларны тылсымлы һәм гаҗәеп кызыклы дөнья көтте. Алар безнең шәһәрдә китапханәнең барлыкка килү тарихы белән танышты. Бергәләп китапханә бинасы буйлап үттеләр һәм һәр бүлеккә кереп чыктылар. Балалар уку залы һәм абонемент, китапларны куллану кагыйдәләре белән танышты, китапларны ничек сайларга һәм китапханәдә үзеңне ничек тотарга икәнен белде. Катнашучылар «формуляр» сүзенең мәгънәсе һәм китапханәгә язылу турында мәгълүмат алды. 

как много вокруг книг
увлечение это чтение
поиски в фонде
старушка Шапокляк
нам было интересно
теперь вы точно читатели

Яшь укучылар зур китап фондын күреп бик гаҗәпләнде, китапларның нинди булуы турында белде, китапханә хезмәтләрен куллану кагыйдәләре һәм китапханә китабы белән танышты. 
Экскурсия барышында балаларда китапханәнең балалар һәм яшүсмерләр бүлегенең уку залында сакланучы төрле энциклопедик басмалар кызыксыну уятты. Укучылар зур кызыксыну белән аларны карады, үзара кичерешләре белән уртаклашты. 
Чара азагында балаларга әкияти викторина биремнәре, табышмаклар һәм кроссворд тәкъдим ителде. 
Бу яшь дусларыбыз да яхшы һәм китап сөюче укучыларыбыз булуына шигебез юк. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: