«Тылсымлы кулчатырлы кеше» әдәби сәяхәте (6+)

Балалар һәм яшүсмерләр атналыгы кысаларында әкият һәм тылсым сөючеләр өчен 17 нче санлы балалар китапханәсендә «Тылсымлы кулчатырлы кеше» исеме астында Ганс Христиан Андерсен иҗаты белән танышу узды. Балалар зирәклек, хыяллар һәм тирән мәгънә белән тулы әкиятләр дөньясына мавыктыргыч сәяхәткә юл тотты. 

17ф. Андерсен
17ф. Андерсен (2)

Катнашучылар ярлы гаиләдә туган гади малайның ничек бөтендөньяга танылган язучыга әйләнүе турында сөйләгәнне тыңлады. Алар өчен язучы әсәрләрен белү буенча командалы уеннар һәм бәйгеләр үтте. Балалар табышмаклар чиште, «Андерсен белгечләре» блиц-сораштыру сорауларына җавап бирде, аның танылган әкиятләре геройларын искә төшерде, иллюстрацияләр ярдәмендә әкияттәге әйберләрнең кайсы геройларныкы булуын белде.  
Очрашу азагында «Ель» һәм «Девочка со спичками» мультфильмнарын карадылар, һәм балалар Андерсен әкиятләре мәрхәмәтлелеккә, кешелеклелеккә һәм тормыш кыйммәтен аңларга өйрәтә, яхшылык, яктылык һәм матурлык китерә дигән нәтиҗә ясады.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: