«Сәламәт булу – ул…» квилт-акциясе (12+)

18 март көнне 17 нче санлы китапханә укучылары өчен «Сәламәт булу – ул…» дигән квилт-акция үтте. 
Квилт-акция — ул интерактив чара, анда теләге булган һәркем уртак идеяләр, уй-тәкъдимнәр «тасмасы» булдыруда үзеннән өлеш кертә ала. 
Акциянең төп максаты – сәламәт тормыш рәвешен популярлаштыру, үз сәламәтлегеңә аңлы мөнәсәбәт булдыру һәм катнашучылар арасында файдалы киңәшләр белән уртаклашу. 

17ф. Квилт
17ф. Быть здоровым
17ф. акция

Чарада дөрес туклану һәм аның сәламәтлекне саклауда роле, физик активлык һәм физкультура белән шөгыльләнүнең әһәмияте, зарарлы гадәтләрне (тәмәке тарту, алкоголь, аз хәрәкәтле тормыш рәвеше) кисәтү, йокы һәм аның организмның гомуми халәтенә йогынтысы кебек сораулар буенча фикер алыштылар.  
Акциядә катнашучыларның күбесе, сәламәтлек ул – активлык, спорт, хәрәкәт, уңай хис-кичерешләр, дип язды.  
Укучылар сәламәт тормыш рәвеше турында яңа мәгълүматлар белеп кенә калмады, ә бер-берсенең идеяләреннән илһам да ала алды. Килеп чыккан квилт үзең һәм үз сәламәтлегең турында кайгыртуның әһәмияте турында тагын бер кат искә төшерде. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: