«Бергә кычкырып укыйбыз» китап күргәзмәсе (6+)

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы – барлык китап сөюче балалар бәйрәме, балачак бәйрәме, шатлык һәм яраткан китаплар белән очрашу бәйрәме. 
17 мартта 3 нче санлы китапханәдә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында яшь укучылар өчен төрледән-төрле әсәрләр язучы балалар авторлары белән танышуга багышланган «Бергә кычкырып укыйбыз» дигән китап күргәзмәсе үткәрелде. Китапханәче, балаларны үзләре генә дә, өлкәннәр белән бергә дә күбрәк укырга, шатлык белән, кычкырып укырга илһамландырырга тырышып, аларга укуның файдасы турында сөйләде. 
Аннан соң китаплардан күңелле хикәяләрне сәнгатьле итеп кычкырып уку яңгырады. Балаларга аеруча И.А. Крыловның «Стрекоза и муравей» мәсәлен рольләргә бүлеп кычкырып уку ошады.

20260313_110519
20260313_110824
20260313_110918

Китапханә фондындагы матур рәсемле яңа балалар китаплары белән танышу әдәбият карау белән дәвам итте. Укучылар бик теләп уку өчен үзләренең күңелләренә хуш клгән китапларны сайлады. Китапханәче балаларга язучыларның биографияләре турында сөйләде, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, бүгенге көндә дә яратып укыла торган төрле заман язучыларының популяр китапларын күрсәтте. Балалар белән бергә интеллектуаль уен уйнадылар, анда яшь китап сөючеләр әсәр текстыннан танылган цитата буенча китапның исемен атады.  
Балалар вакытларын бик күңелле итеп уздырды һәм дустанә рәвештә табышмаклар чиште, «Шигырьне ата», «Тасвирлаган буенча геройны таны» викториналарында актив катнашты. Үзләренә ошаган китапны өйләрендә уку өчен алдылар, чөнки балалар китап укуның файдасы турында белә. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: