«Лукоморьедан Кырлайга кадәр» кычкырып укулар (6+)

8 сентябрь Туган тел көнендә балалар бакчасында бөек шагыйрьләр – Александр Пушкин һәм Габдулла Тукай шигъри юллары яңгырады. Күпмилләтле җиребезнең төп байлыгы: туган телне үзеңнеке сыман ишетә белү, ә үзеңнекен бар йөрзгең белән ярату. 6 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре «Лукоморьедан Кырлайга кадәр» дигән кычкырып укулар уздырды, ул тәрбияләнүчеләр өчен чара гына түгел, ә ике дөнья: Пушкин әкиятләре һәм Габдулла Тукай шигърияте дөньялары үрелгән чын әдәби маҗара булды. Барысы да үткәннәргә сәяхәттән башланды, экранда портретлар күрсәтелде. Балалар чын кызыксыну белән тәрбиячесе Арина Родионовнаның әкиятләрен тыңлаучы көдрә чәчле малай Сашаны карады, һәм шул ук вакытта нәни Габдулланың әти-әнисез тома ятим булып үсүе турында белде. Шулай итеп, әле бер шигырь дә ишетмичә, балалар шигъриятнең мәхәббәт, әрнү һәм шатлык булган җирдә тууы, ә телнең кешеләрне гасырлар һәм чикләр аша берләштерүен тойды. Аннан соң шигырь укучы тавышы яңгырады, һәм балалар алдында зәңгәр диңгез җәелгәндәй булды – «Балыкчы һәм балык турында әкият», анда карт ятьмәне сала, ә су каралганнан карала бара. Аның артыннан, шул ук диңгез төбеннән чыккандай экранда серле Су Анасы барлыкка килде. Габдулла Тукай поэмасы мотивлары буенча төшерелгән мультфильм балаларны үзенең салмак, аз гына борчулы матурлыгы белән сокландырды. Һәм монда, бер әкияттән икенчесенә күчкәндә гаҗәеп хакыйкать ачылды: Пушкинның алтын балыгы һәм Тукайның серле су хуҗабикәсе – рухлары белән туганнар. Икесе дә суны саклаучы, икесе дә кешегә бар эштә чик булуын, ә табигатьне хөрмәт итәргә кирәклеген искә төшерә. 

IMG_20260908_100720_679
IMG_20260908_101407_591
IMG_20260908_101955
IMG_20260908_102514 (1)

Балалар, төрле гасырларда яшәсәләр дә, төрле телләрдә сөйләшсәләр дә, төрле халык шагыйрьләренең бертөсле уйлавына гаҗәпләнеп, берсен-берсе бүлдереп, кичерешләре белән уртаклашты. Шундый ачышлардан күңел җырлап торганда бер урында утырып буламы соң? Һәм шул вакытта әкияти тема салмак кына күңелле хәрәкәткә күчте. «Оча – очмый!» командасы яңгырады, һәм бүлмә шау-шу һәм тату көлү авазлары белән тулды: энә карагы очып китте, сыер җирдә калды. Бу игътибарлылыкка тест кына түгел – бу һәр сүз гамәл белән сыналган, ә туган тел тән аша истә калган образлар белән уен булды. Чараның кульминациеясе булган «Диңгез дулкынлана…» уены бу көнне гомумән яңача яңгырашы тапты. Балалар абстракт фигураларда катып кына калмады – алар ишеткән әкиятләре персонажларына әйләнде. Менә Алтын балыкны тасвирлаучы таҗ кигән кыз катып калган, әнә малай кулларын сузган, Су анасы дулкыннар белән идарә итәдер сыман. Әлеге балалар сурәтләгән фигураларда, аларның ихластан әкиятнең бер өлешенә әйләнү теләгендә чараның төп җиңүе чагылды да инде: туган тел алар өчен тере, хәрәкәт итүче, сулаучы булды. Балалар үз урыннарына утырды, һәм яхшы спектакль һәм укыган китаптан соң гына була торган үзенчәлекле тынлык барлыкка килде.  Ике шагыйрь, ике мәдәният, ике тел бу көнне бер залда очрашты, һәм беркем дә үзен чит итеп тоймады. Чөнки тел – ул бит сүзләр турында гына түгел. Ул безнең диңгезне ничек күрүебез, җилне ничек ишетүебез һәм әнине ничек атавыбыз турында. Һәм бу мәгънәдә Пушкин да, Тукай да балалар белән бер телдә – яхшылык, зирәклек һәм туган, бишек көйләре көйләгән җиргә мәхәббәт телендә сөйләшкән. Лукоморьедан Кырлайга кадәрге бу сәяхәт мәдәниятләр арасында ераклыкның без бер-беребезне йөрәк белән тыңлый башлаган мизгелдә юкка чыгуын күрсәтте. Димәк, Туган тел көненең төп максатына ирешелде: балалар үз телләренең никадәр гүзәл булуын һәм күршеләр теленең кызыклы булуын, һәм җир йөзендә чит-ятлар әкиятләре булмавы – без бөтенебез бергә яши торган бер зур әкият кенә булуын күрде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: