«Дөрес сулыш алу + дөрес күнегүләр ясау» сәламәтлек сәгате (12+)

Сулыш гимнастикасы белән кызыксынучылар көннән-көн арта. Үпкәләрне һәм иммунитетны ныгытуның төп төрләренең берсе – дөрес сулау. Шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Сәламәтлек» клубы кысаларында «Дөрес сулыш алу + дөрес күнегүләр ясау» дигән сәламәтлек сәгате үткәрелде.

Чарага килүчеләр өчен дөрес сулыш алу һәм аны дөрес итеп эшли белү турында темаларны яктырткан китапларга күзәтү үткәрелде. Катнашучылар игътибарына кеше сәламәтлеге өчен дөрес сулыш алуның нинди зур әһәмияткә ия булуы һәм ничек итеп сулышның канны кислород белән тәэмин итү, шулай ук йөрәк ритмы эше һәм организмда кан әйләнеше белән бәйле булуы турында сөйләүче китаплар тәкъдим ителде. 
Алып баручы кисәтү өчен дә, төрле авыруларны дәвалау өчен дә сулыш алу күнекмәләренең «топ исемлеге» бирелгән китапларга игътибарны юнәлтте. Чараны йомгаклап, күнегүләрне башлар алдыннан һәркемгә нәтиҗәле күнегүләр һәм техникалар сайлаучы белгеч белән киңәшләшергә кирәклеген ассызыкладылар. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: