«Вакытны кире борырга» сәламәтлек сәгате (18+)

 4 сентябрь көнне шәһәр үзәк китапханәсендә «Вакытны кире борырга» дигән сәламәтлек сәгате үтте.
Китапханәче китапларга күзәтү вакытында өлкән яшьтә, оптималь эш һәм ял режимын үтәп,  баланслы туклану белән кирәкле дәрәҗәдә хәрәкәт активлыгын һәм тормышка уңай карашны саклап калырга мөмкинлеге турында сөйләде. Алып баручы катнашучыларга авторлары муен мускулларын ныгытуда һәм тонусын арттыруда, кан йөрешен, баш мие эшчәнлеген яхшыртуда, нерв кысылуларын һәм мускулларның киеренкелеген бетерүдә иң эффектлы һәм куркынычсыз терапия ысуллары булган күнегүләр комплексын тәкъдим иткән китапларны күрсәтте. Сәламәтлек сәгатенә килүчеләр китаплар белән танышып, өлкән яшьтә сәламәтлекне саклау турында бик күп файдалы мәгълүматларны белде.  

Поделиться: