«Күз карасын ничек сакларга» сәламәтлек сәгате (18+)
4 март көнне шәһәр үзәк китапханәсенең «Сәламәтлек» клубы кысаларында «Күз карасын ничек сакларга» дигән сәламәтлек сәгате узды. Хәзерге заман җәмгыятендә күз күрүнең начарая баруы күзәтелә, көннән-көн күбрәк кешеләр күзлек кия яки линзалар куллана. Моның сәбәпләре: күзләргә зур авырлык килү, аз хәрәкәтле тормыш рәвеше, дөрес булмаган туклану һәм начар экология. Чараны алып баручы ТРның атказанган табибы А.Н. Зотов катнашучыларга күз күрүдә төрле тайпылышлар һәм күз күремен саклауның никадәр мөһим булуы турында сөйләде. Күрүнең начараюына китерүче төп факторлар белән таныштырды. Ветераннар күзләрне карауның төп кагыйдәләре, яхшы күрүне саклау максатында күз авыруларын кисәтү ысуллары турында ишетте. Офтальмологлар Г. Бейтс, Г.А.Шичколарның күрүне янәдән торгызу һәм яхшырту буенча методикалары турында белделәр. Чара азагында күзләр өчен күнегүләр ясадылар. |