«Үзеңне тормыш өчен сакла» сәламәтлек сәгате (18+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре «Сәламәтлек» клубы кысаларында өлкән яшьтә үз сәламәтлегеңә сакчыл мөнәсәбәт булдыруга юнәлдерелгән «Үзеңне тормыш өчен сакла» дигән сәламәтлек сәгате үткәрде. Чараны алып баручы ТРның атказанган табибы Зотов А. Н. өлкәннәр өчен сәламәт тормыш рәвеше нигезләре турында сөйләп кенә калмады, ә муен һәм арка өчен гимнастика элементларын күрсәтте. Табиб аңлатуынча, бүгенге көндә әлеге күнегүләр күп кенә муен проблемалары белән көрәшергә мөмкинлек бирүче, хәлне яхшыртучы һәм сәламәт йокыны нормальләштерүче иң нәтиҗәле һәм куркынысыз дәвалану ысулы булып кала. Чара барышында катнашучылар муен мускулларын тонусын ныгытырга һәм арттырырга, кан әйләнешен яхшыртырга, спазмнарны һәм мускуллар киеренкелеген бетерергә булышучы гимнастика башкарды. 

Поделиться: