«Дөрес туклану – сәламәтлек нигезе!» файдалы киңәшләр сәгате (6+)

Яшүсмер укучылар өчен 17 нче санлы китапханәдә сәламәт туклануның төп кагыйдәләренә һәм аның яшь организм үсешендә роленә багышланган кызыклы чара үткәрелде. Балалар дөрес туклану принципларын ачып салучы әдәбияты белән танышты. 
Зарарлы ризыклар ашау гадәтенең нәтиҗәләре турында фикер алышу зур кызыксыну уятты: балалар сәламәт булмаган туклануның ашказаны системасы, йөрәк-кан тамырлары авырулары, шикәр авыруы һәм симерү кебек куркыныч авырулар китереп чыгаруы белән бәйләнеше турында ишетте.

17ф. Правильное питание1
17ф. Правильное питание

«Файдалы һәм бик үк файдалы булмаган ризыклар» уены уздыру иң кызыклы этап булды, аның барышында яшүсмерләр мөһим микроэлементлар һәм витаминнарга бай дөрес рацион сайлау буенча гамәли күнекмәләр алды. Алар бик мавыгып һәм иҗади якын килеп, үз көндәлек меню вариантларын төзеде.
Очрашуны тәмамлап, катнашучылар мөһим нәтиҗә ясады: ныклы сәламәтлек, иминлек һәм үз-үзеңә ышанычлылык нигезендә нәкъ менә дөрес туклану ята!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: