«Мин сугышның беренче көнен хәтерлим…» хәтер сәгате (6+)

Хәтер һәм кайгы көнне, 22 июньдә, 16 нчы санлы китапханә Экология һәм табигатьне саклау музее белән берлектә мәктәп яны лагере балалары өчен «Мин сугышның беренче көнен хәтерлим…» дигән хәтер сәгате уздырды. Чара  Юрий Левитанның сугыш башлану турында хәбәр итүен тыңлаудан башланды. Китапханәче балаларга сугышның көтмәгәндә миллионлаган кешеләр тормышына үтеп керүе, буыннар язмышын үзгәртүе, Бөек Ватан сугышының иң беренче сәгатьләре – 1941 елның 22 июне көне турында сөйләде. 

20260622_095855
20260622_100821
20260622_101324
20260622_102831
IMG_20260622_114327_005

Катнашучылар илнең ул көнне ничек уянуы, гади кешеләрнең бер мизгелдә геройларга әверелүе, ә балаларның вакытыннан алда өлкәнәюе: фронтка һәм авыр хәлдәгеләргә ярдәм итүе турында белде. Укучылар ул сугышның халкыбызга никадәр күп кайгы китерүе, солдатларның геройлыгы, шул дәһшәтле елларда халкыбыз өстенә төшкән сынауларның авырлыгы турында белде. Очрашу барышында хатирәләр, шул кырыс еллар турында хәтерне саклаучы фронтта хатлардан һәм шигырьләрдән юллар яңгырады. Балаларга «Фидакарьлек үлмәс» күргәзмәсе әйберләрен күрсәттеләр: трофейлар, бүләкләр, армия кораллары элементы, фронттан хатлар, бүләкләр һәм сугыш еллары фотосурәтләре. Чара азагында яшь кунаклар сугыштан кайтмаганнарның барысын да бер минутлык тынлык белән искә алды һәм «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясе кысаларында шәм кабызды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: