«Хәтер шәме сүнмәс…» хәтер сәгате (0+)

22 июньдә 5 нче санлы китапханәдә балалар өчен «Хәтер шәме сүнмәс…» дигән хәтер сәгате үтте. Ул Хәтер һәм кайгы көненә – Бөек Ватан сугышы башланган көнгә багышланды. Балалар тынычлык турында фикер алышты. Алып баручы тынычлыкның нәрсә аңлатуы турында сөйләде – ул бар кеше дә бәхетле һәм сугышлар юк дигән сүз. Әмма һәрвакыт алай булмый. Җәйге иртәдә безнең илгә дошманнар басып керә. 

IMG_20260622_091803_100
IMG_20260622_094133_884
IMG_20260622_094146_309
IMG_20260622_102323_872
IMG_20260622_102314_912

Балалар кызыксынып китапханәченең илебезне фашистлардан яклап көрәшкә баскан төрле яшьтәге кешеләрнең геройлыгы турында сөйләгәнне тыңлады. Китапханәдә батырлык һәм җиңү турында хикәяләр һәм тарихлар язылган бик күп китаплар бар. Нәни катнашучыларга А. Бартоның «Война» шигырен укыдылар һәм алар «Без — солдатлар» физкультминутында катнашты. Язучы Константин Паустовскийның «Похождения жука-носорога» хикәясе буенча төшерелгән «Солдатская сказка» мультфильмын карау балаларда аеруча зур кызыксыну уятты. хәтер сәгате азагында һәр бала кечкенә генә шәм алды, һәм барлык утларны бергә куеп бердәм хәтер шәме барлыкка килде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: