«Кан басымы югары булганнар колагына» мәгълүмат сәгате (18+)

 15 гыйнвар көнне «Сәламәтлек» клубы кысаларында Татарстанның атказанган табибы А.Н.Зотов белән очрашу узды. Ул кан басымы югары булган кешеләргә багышланды. Табиб артериаль гипертензиянең никадәр җитди һәм таралган авыру булуы турында сөйләде, кан басымы югары булганда, беренче чиратта, кан тамырлары һәм йөрәккә авырлык килүен һәм бу авыру белән интегүче һәр кеше болар турында белергә тиешлеген ассызыклады. 

орогпрг78
684ce74a-1b93-4ba4-a919-f5b60df41da9
db59025e-1183-4c60-a552-e17ec1afd9f5
А. Н. Зотов гипертониянең башлангыч этабында кешеләрнең аны сизмәве яисә артык игътибар бирмәвен һәм шуның белән бу чирнең куркыныч тудыруын билгеләп үтте. «Мин үземне кан басымы «140 ка 80» булганда да яхшы хис итәм, шунлыктан бу авыру миңа борчу китерми», – күпләрнең шигаре. Алып баручы нинди җиләк-җимеш белән тукланырга икәнен санады һәм аларның артериаль кан басымын нормальләштерергә, иммунитетны ныгытырга, чиргә бирешмәскә  ярдәм итүе, һәм шулай ук тышкы кыяфәткә дә яхшы тәэсир итүе турында сөйләде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: