Табиб белән «Сәламәтлек – ул тормыш рәвеше» темасына әңгәмә (18+)

17 апрельдә «Сәламәтлек» клубы кысаларында ТРның атказанган табибы Александр Николаевич Зотов белән «Сәламәтлек – ул тормыш рәвеше» дигән темага әңгәмә үтте. Әңгәмә барышында кунаклар файдалы гадәтләрне булдыру ысуллары турында бик күп кызыклы мәгълүмат алды. Өлкән буын кешеләренең сәламәт тормыш рәвеше нигезләре, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту өчен, эш һәм ял итүнең оптималь режимы, дөрес туклану, тиешле дәрәҗәдә актив хәрәкәт, һәм шулай ук тормышка уңай караш булырга, ә зарарлы гадәтләрдән баш тартырга кирәклеге турында сүз барды. 

превр
8964b6a6-8eee-45f2-a9b8-e747980c1111
70408f79-c33c-418a-b9b0-7ec6839ef774
f102eaf5-2235-4436-9c73-70d582481488

Александр Николаевич сәламәтлекне ныгыту турында сөйләп кенә калмады, ә катнашучыларга умыртка баганасы проблемаларына каршы көрәшергә, йокыны нормальләштерергә, баш мие эшчәнлеген яхшыртырга, нерв кысылуларны һәм мускуллар киеренкелеген бетерергә мөмкинлек бирүче муенга һәм аркага ясалучы гимнастика элементларын ясап күрсәтте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: